Икътисад

Р.Миңнеханов: Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре җыемын тәэмин итү – системалы эш

Гыйнвар аенда Ютазы, Сарман, Мөслим, Нурлат һәм Теләче районнарында түләүләр йөз процент җыелган.
03.03 13:01

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Татарстанда 2018 елның 1 февраленә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә түләү буенча бурычлар 5 млрд 879 млн сумга җиткән. Бүген бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре җыемын тәэмин итү – бу системалы эш һәм биредә бар яклап, шул исәптән район башлыклары да җаваплы булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында.

1 февральдә гыйнвар өчен түләүләрне җыю 95,7 процентны тәшкил иткән. Гыйнвар аенда Ютазы, Сарман, Мөслим, Нурлат һәм Теләче районнарында түләүләр йөз процент җыелган.

2018 елның 1 февраленә торак-коммуналь комплексы оешмаларының газ өчен җыелган бурычлары 514,2 млн сум булган. Электр энергиясе өчен исә 152 млн сум җыелган, биредә бер ел эчендә бурычлар 53,7 млнга кимегән.

Гыйнвар аенда гражданнардан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә 1 мең 384 мөрәҗәгать кергән, дип әйтте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры. Бу сан узган елның гыйнварындагыга караганда 34кә артыграк. Тулаем алганда, зарлар торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре канәгатьләнерлек дәрәҗәдә башкарылмауга, йорт милкен тиешенчә карап тотмауга бәйле. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.