Рәсми Татарстан

Татар милләте өчен генә түгел, һәр милләт өчен авыл нигез булып тора - Рөстәм Миңнеханов

Сез авылыгызга һәр төрле ярдәм күрсәтәсез, без дә сезгә ярдәм кулы сузарбыз, без моңа әзер, диде Президент.
03.03 13:44

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар эшмәкәрләре съездының пленар утырышында татар эшмәкәрләренә рәхмәт белдереп, авылны саклауда алар керткән өлешкә аерым басым ясады.

"Һәммәгезнең ниндидер тарихы, тәҗрибәсе бар. Бер-берегез белән аралашып, фикерләшеп яшисез. Бу - безнең өчен дә мөһим. Сезнең белән сөйләшеп,  нинди мәсьәләләр борчуы турында без дә белергә тиеш. Хәл итү юлларын да бергә эзләргә тиешбез",- диде Рөстәм Миңнеханов.

Пленарное заседание VII Всероссийского схода
предпринимателей татарских сел

Президент шулай ук күргәзмәдә катнашучыларга да рәхмәтен җиткерде.

"Үзегез җитештергән товарларны китергәнсез, күргәзмә оештыруыгыз өчен дә рәхмәт. Быел без "Казан Саммит" үткәрәбез. Бу ризык кына түгел, косметика да, укыту да,  сәламәтлек саклау өлкәсендә дә  булачак. Товарны Россия күләмендә генә түгел, чит илләргә дә чыгару юнәлешендә эшләргә кирәк. Интернет кибет дигән әйбер бар, дөнья шунда күчеп бара. Шушы юнәлешне алсак, без үзебезнең продукция белән күп илләргә чыга алабыз",- диде Президент.

Пленарное заседание VII Всероссийского схода
предпринимателей татарских сел

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр өстендәге бурыч һәм вазыйфаларны да кабатлап үтте. "Бүген  чыгышларның күбесе милләт, авыл, тел, дин турында булды. Сез тормышта һәрберегез, үз өлкәгездә,  авылда танылган кеше, эш күрсәткән кеше. Безне барыбызны да милләтнең киләчәге борчый. Нишләрбез, нәрсә булыр безнең белән? Татар милләте өчен генә түгел, һәр милләт өчен авыл ул нигез булып тора. Авылны саклый алсак, киләчәгебез бар дигән сүз. Республиканың 38 программасы бар. Аларның  күбесе аның авыл халкына ярдәм буларак юнәлдерелгән. Әлбәттә, без авылны  хөкүмәт хисабына гына күтәрә алмыйбыз.  Авылларда сезнең кебек эшмәкәрләр булмаса, эш булмаса,  авылның киләчәге һәм тормышы юк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук үз чыгышында авыл эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтәчәген дә әйтеп узды. "Сез авылыгызга һәр төрле ярдәм күрсәтәсез, без дә сезгә ярдәм кулы сузарбыз. Без моңа әзер", - диде Президент.

Искәртеп үтик, 1-3 март көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар эшмәкәрләренең VII съезды уза. Анда  Россиянең 37 төбәгендәге татар авылларыннан, шул исәптән Татарстан районнарыннан  750  кеше -– кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре  катнашты. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Президент Татарстан белән Джохор штатының хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур булуын әйтте

Рөстәм Миңнеханов белән Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил очрашуда үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне лицензияләү мәсьәләсен күтәрде

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу мәсьәләнең актуаль булуын, бу уңайдан ата-аналар да, укытучылар да еш мөрәҗәгать итүен әйтте.

Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды

Ринат Закиров Чистайда күчмә утырыш үткәрүне тәкъдим итте.

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк, 2018 ел уңышына нәтиҗә ясалды, Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана.

“Әкият” курчак театрының татар труппасы сентябрьдә ике фестивальдә катнаша

Фестиваль тамашачыга "Су анасы" һәм “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим итә.