Дин

Төмән өлкәсе мөселманнары рухи традицияләрне торгызырга өнди

Динар хәзрәт үз чыгышында ислам диненең рухи-әхлакый нигезләренә игътибарны юнәлтте.
04.03 15:42

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә мөселманнарның рухи традицияләрен торгызуга багышланган кичә узды. Очрашуда Төмән шәһәре мәчетләренә йөрүчеләр, имамнар, ислам нигезләрен өйрәнүчеләр, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, нәзарәтнең Яшьләр советы әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.

Чарада катнашучыларга Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең матбугат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча ярдәмчесе, нәзарәтнең Яшәр советы рәисе Динар хәзрәт Нәфыйков мөрәҗәгать итте.

Динар хәзрәт үз чыгышында ислам диненың рухи-әхлакый нигезләренә игътибарны юнәлтте.

“Без балаларга һәм оныкларга Аллаһның үгет-нәсихәтен, туган телен, үз тамырларын онытуга юл куймаска тиеш. Болар барысы да Аллаһ бүләге һәм без дини һәм рухи традицияләрне сакларга тиеш. Яшь буын вәкилләре Интернет челтәрен кулланып, күп мөмкинлекләргә ия була. Егетләр һәм кызлар төрле илләр һәм төрле мәдәният кешеләре белән аралаша. Боларга игътибар итмәү һәм күз йому дөрес түгел. Мәгълүмат технологияләре гасырында роботка һәм зомбига әйләнмичә, кеше булып калу мөһим. Ислам дине бу мәсьләләне хәл итүнең иң яхшы инструменты булып тора”, диде ул.

Чара намаз уку һәм бер табын артында чәй эчү белән тәмамланды.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик"ны җиңде

24 сентябрьдә “Ак Барс” Казандагы “Татнефть-Арена" бозында “Себер” командасын кабул итәчәк.

Татарстанда бәрәңге уңышының яртысы җыеп алынган

Республикада халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми, диде Марат Әхмәтов.

Тукай музеенда XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелек турында сөйләштеләр

Бүген “Иске Татар бистәсендәге тайпылышлар: эчкечелек белән көрәш” темасына багышланган чираттагы “Тарихи бранч” узды.

21 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде, интернетта Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына флешмоб башланды.