Авыл

Аксубайда фермерлар бизнес һәм авыл үсеше турында сөйләште

Фермерлар конференциясендә район фермерлары ассоциациясенең яңа составы сайланды, аның җитәкчесе итеп Әлфирә Шакирова билгеләнде.
04.03 22:00

(Аксубай, 4 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районында авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә КФХ җитәкчеләре конференциясе узды. Конференция эшен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин алып барды. УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов үткән елга районның агросәнәгать комплексы эше белән таныштырды, дип яза җирле басма.

– Узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен уңышлы булды, – дип билгеләп үтте ул. – Алдагы ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр саны артты. 2016 ел белән чагыштырганда сөт җитештерү – 7 процентка, ит 6 процентка арткан. Шулай ук 101,7 мең тонна бөртек җыеп алынган, бу алдагы ел күрсәткеченә карата 124 процентны тәшкил итә. 61 КФХда һәм гаилә фермаларында мөгезле эре терлекләр саны 1700гә җиткән. Алар җитештергән сөт – 3298 тонна (гомуми күрсәткечтән 12 процент), ит 422 тонна (17 процент) тәшкил иткән. 2017 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкка ярдәм күрсәтү йөзеннән дәүләт 21805,839 сум акча бүлеп биргән.

Миниршат Алимов шулай ук агымдагы елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына куелган бурычларны да билгеләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин чыгышы район стратегиясен авыл хуҗалыгы производствосына, фермерлыкка, кече бизнеска ярдәм буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашырып үстерүгә багышланды. Ул авыл җирлекләре башлыкларын халыкны әлеге программаларда катнашуга активрак җәлеп итәргә чакырды. Авыл җирлеге территориясендә аягында нык басып торган хуҗалар күбрәк булган саен авыл, аның киләчәге өчен ышаныч та шулкадәр күбрәк булачак.

“КФХ“ ассоциацияләре эшчәнлеге турындагы доклад белән аның җитәкчесе Петр Погодкин чыгыш ясады. УСХиПның финанс бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина үзенең чыгышында КФХларга ташламалы кредитлар бүлеп бирү буенча ярдәм программасы турында сөйләде.

Россия авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов сортлы орлыкларны куллану һәм үсемлекләрне биопрепаратлар белән эшкәртү мәсьәләләрен күтәрде. Бүгенге көндәге ветеринария проблемалары, малларга африка чумасы, нодуляр дерматит, кош гриппы һәм башка куркыныч авыруларның янавы, аларны профилактикалау һәм шулай ук үләт базларына бәйле таләпләр турында районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин бәян итте. Татарстан буенча Дәүләт техник карау бүлеге баш  инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов чыгышы техниканы, үзйөрешле машиналарны имин куллану, техник чараларны теркәү мәсьәләләренә кагылышлы булды.

Фермерлар конференциясендә район фермерлары ассоциациясенең яңа составы сайланды, аның җитәкчесе итеп Әлфирә Шакирова билгеләнде. Шулай ук ТР фермерлары съездына делегатлар да сайладылар. Республика форумында районның фермерлык эшчәнлеген Петр Погодкин, Әлфирә Шакирова, Юлия Ихтонова һәм Әнвор Шәрифуллин тәкъдим итәчәк, диелгән район хәбәрендә.

.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр

Россия һәм Уругвай спорт министрлары Самарада бүләкләр биреште.

25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2018 елда Татарстан бюджетын арттыру проекты имзаланды, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе гаризалар кабул итә, Уругвай футболда Россияне җиңде.

Рөстәм Миңнеханов 2018 елга Татарстан бюджетын 15,7 млрд сумга арттыру проектын имзалады

2018 елга бюджет кереме - 225 млрд сум, чыгымнар — 243 млрд сумны тәшкил итәчәк, дефицит 18,7 млрд сум булачак.

Уругвай 2030 елда чемпионат уздыру хокукы өчен көрәштә Россия ярдәменә өметләнә - Касерес

Уругвай дөнья чемпионатының 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков

Татарстан Экология министры Казанда сулыкларның да сыйфаты контрольдә булуын белдерде.