Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Россиягә көчле лидер кирәк

Татарстан Президенты сайлауларда актив катнашу бурычы куйды.
05.03 13:05

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында сайлауларда актив катнашу бурычы куйды.

“Тормышта иң мөһиме - тынычлык. Әгәр дә тынычлык була икән, бизнес та бара, балаларны да үстереп була, башка мәсьәләрне хәл итәргә дә, планнар төзергә дә була. 18 март - Россия Президентын сайлау көне. Шуңа күрә бу сайлауларны матур итеп үткәрик. Россия дөнья күләмендә үзенең сүзен әйтергә тырыша. Әләбәттә, ул күп илләргә ошамый. Әмма Россия көчле булырга тиеш. Россия эшенә бер кеше дә тыгылырга тиеш түгел. Шуңа күрә, илебезгә көчле лидер кирәк. 18 март көнне сайлауларны дөрес итеп үткәрергә тиеш без. Шуңа күрә мин сезгә, авыл авторитетларына мөрәҗәгать итәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

25 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Миңнеханов Медведевка Татарстанның икътисади казанышлары турында сөйләде, Айрат Сибагатуллин ТНВ каналының коллективына тәкъдим ителде.

Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була

Татар дəүлəт филармониясе янындагы паркта Александр Ключарёв, Айрат Арсланов һəм Фуат Мансуров истəлегенə чыршылар утыртылды.

Галимҗан Гыйльманов: "Әдәби марафон" язучы өчен иң хәтәр тәнкыйтьче була ала

“Әдәби марафон” финалистларын бүләкләү кичәсендә язучылар үзләренең укучыларга мохтаҗ булуларына басым ясады.

“Әдәби марафон” бәйгесенең өченче финалына үтүчеләрнең 99 проценты хатын-кыз

Финалга үткән 82 кеше арасындагы бердәнбер ир-ат - бәйгене оештыручы Раил Гатауллин.