Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Социаль челтәрләр аноним булырга тиеш түгел

Татарстан Президенты фикеренчә, социаль челтәрләр традицион гаммәви мәгълүмат чараларына көндәшлек тудыра.
05.03 15:00

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Социаль челтәрләр аноним булырга тиеш түгел. Билгеле бер җаваплылык булуы шарт. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан федераль һәм республика гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда шул хакта белдерде.

«Биредә эш минем социаль челтәрләрне ярату-яратмавыма бәйле түгел, бу инде безнең тормышыбыз. Телевидение, матбугатның мәгълүмат кыры шушы якка күчә. Мин материалларны игътибар белән күзәтәм. Аноним булган очракта, кайчагында күп кенә нәрсәләр башка максатларда да кулланыла. Әмма чынбарлыкка туры килгән әйберләр дә бар», - диде республика башлыгы.

«Һәркемнең үз роле. Җәмгыятьтә гел уңай персонажлар гына була алмый, баланска ирешү өчен, шул ук санда тискәре геройлар да булырга тиештер, мөгаен. Әгәр барысы да яхшы икән һәм без кул чабып кына торсак, динамика һәм үсеш булмаячак. Көндәшлек булырга тиеш. Бу ниндидер адым ясарга һәм карарлар кабул итәргә этәрә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.