Татар дөньясы

Тукай премиясенә кандидат Рөстәм Галиев дәүләт бүләге теләсә кемгә бирелми, ди

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры Чыңгыз Айтматовның “Ана кыры” әсәрен сәхнәләштергән өчен, Тукай бүләгенә тәкъдим ителде.
05.03 17:02

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Рөстәм Галиев фикеренчә, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидат итеп сайлану да зур мәртәбә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театрының директоры һәм баш режиссеры Рөстәм Галиев үзе әйтте.

“Г.Тукай бүләге теләсә кемгә бирелми, - ди Рөстәм Галиев. -  Дәүләт бүләгенә кандидат итеп сайлану да зур шатлык. Театрга игътибар арта. Телевидение, радиоларга чакыра башлыйлар. Журналистлар әңгәмәләр оештыра. Премияне алабызмы, юкмы, анысы икенче мәсьәлә”.

13-16 мартта Г.Камал театры бинасында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театрының гастольләре булачак.

“Казан тамашачысына иң көчле әсәрләребезне тәкъдим итәчәкбез, - ди “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Рөстәм Галиев. -  Безнең театр күбрәк татар әсәрләрен сәхнәләштерә. Шәхсән мин  милли әсәрләргә күбрәк омтылам. Казан сәхнәсендә  “Карурман аша” (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды), Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры”, Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Сихерче”, Александр Островскийның “Бирнәсез кыз”, Туфан Миңнуллиның “Нәзер”спектакльләрен күрсәтәчәкбез”.

Ч. Айматовның “Анам кыры” әсәре өчен Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы: Рөстәм Галиев (директор һәм баш режиссер), Булат Нәсыйхов (баш рәссам), Гүзәл Шәмәрдәнова (артист) Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.