Авыл

Татарстанда бер ел буе көн саен 200 тонна сөт җитештергән районнар премиягә лаек булачак

Бүген әлеге премиягә Әтнә, Балтач, Кукмара районнары дәгъва кыла.
06.03 11:16

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бер ел буе көн саен 200 тонна сөт җитештергән район Татарстан хөкүмәтенең махсус премиясенә лаек булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

“Көн саен, ел әйләнәсендә 200 тонна сөт савып тапшырган районнарга билгеле бер суммадагы премия биреләчәк. Әз акча түгел, шул ук вакытта район өчен җаваплылыгы да зур”, – диде урынбасар.

Ришат Хәбипов сүзләренчә, бүгенге көндә көн саен 200 тонна сөт савучы өч район бар. Болар – Әтнә, Балтач, Кукмара районнары. Тагын 7 районның әлеге сызыкка җитәрлек куәте бар.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк “Татар-информ” республиканың 10 районы сөт җитештерү буенча узган елгы күрсәткечләрдән калыша дип язган иде. “Ул районнар өчен бу премия стимул булырмы?” дигән сорауга Ришат Хәбипов: “Сөт акчасы – районның яшәү чыганагы. Башкача мөмкин түгел”, – дип җавап бирде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак

Рөстәм Миңнеханов, Малайзиягә эш сәфәрен тәмамлап, Сингапур Республикасына килде.

Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне лицензияләү мәсьәләсен күтәрде

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу мәсьәләнең актуаль булуын, бу уңайдан ата-аналар да, укытучылар да еш мөрәҗәгать итүен әйтте.

Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды

Ринат Закиров Чистайда күчмә утырыш үткәрүне тәкъдим итте.

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк, 2018 ел уңышына нәтиҗә ясалды, Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана.

“Әкият” курчак театрының татар труппасы сентябрьдә ике фестивальдә катнаша

Фестиваль тамашачыга "Су анасы" һәм “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим итә.