Авыл

Татарстандагы кебек ярдәм булса, эшчәнлекне җәелдерер идем, ди Башкортстан фермеры

Яңаавыл авылында яшәүче Дамир Мөрсәлимов "Башлангыч фермер", "Гаилә фермасы" кебек максатчан программаларга кызыга.
06.03 15:09

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстан республикасының Чишмә районы Яңаавыл авылында яшәүче фермер Дамир Мөрсәлимов, эшмәкәрләргә Татарстандагы кебек ярдәмнәр булса, тагын да җәелеп эшләргә теләвен яшерми. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Дамир Мөрсәлимов 2015 елдан бирле шәхси эшмәкәр булып эшли. 650 гектар пай җирендә арпа, бодай, солы, көнбагыш кебек культуралар үстерә.

“Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Татарстан тәҗрибәсен күреп, шаккаттык. Бездә Татарстанга караганда авыррак. Нәкъ безнең районда катлаулырак, дияр идем. Районда туксаннан артык фермер бар. Узган ел чәчүгә бирелә торган субсидияне нибары сигез эшмәкәр алды. Быел да аңа унбишләп кенә фермер ия булды.Чәчү вакытында ягулык-майлау материалларына да ташламалар юк”, - диде Мөрсәлимов.

Аның сүзләренчә, республиканың һәр районында да хәлләр бер төрле түгел. “Бәләбәй районында күп фермерлар субсидия алды. Шулай ук Кушнарен районында, киресенчә, фермерларга ярдәм кулы сузарга гына торалар. Безнең районга никтер алай түгел. Кайбер вакытта фермерлар теге яки бу ярдәм турында белми дә кала”, - диде фермер.

Татарстанда уңышлы гына эшләп килгән “Башлангыч фермер”, “Гаилә фермасы” программаларына да кызыга Башкортстан эшмәкәре.

“Татар егетләре тырышлык буенча шул ук. Бары тик эшләү шартлары гына аерыла. Авылда күпләп сыер асраучы фермер да бар. Ул малларның баш санын тагын да арттырыр иде. Әмма аңа дәүләт ягыннан булышырга әзер торучы юк. Мин үзем дә сарыклар үрчетергә телим. Программаларга эләгеп булмасмы дип тә күп йөрдек. Авыл хуҗалыгында дәүләт ярдәмнәренә ия булу бик авыр бездә. Авылда элеккеге колхоз амбарлары бар. Алар буш тора. Көзен, уракка төшкәч, иген салып тору өчен бер генә айга сорыйбыз - бирмиләр”, - диде күрше республика фермеры.

Искәртеп үтик, Татарстан буенча, федераль дәрәҗәдә - 16, республика күләмендә 27 төрле ярдәм программасы эшли. Бу төрле грантлар һәм субсидияләр дигән сүз. Шуларның тугызы хуҗалыкның вак тармакларына - шәхси хуҗалык, фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына юнәлдерелгән. Әйтик, узган ел авыл хуҗалыгы кооперативларының материаль-техник базасын үстерү өчен республикадан - 30, федераль бюджеттан 120 млн сум акча бүленде. Үз эшен башлаучы фермерларга Татарстан хөкүмәтеннән 40 млн сум, федераль бюджеттан 100 млн сум бүленде. Шулай ук гаилә фермерлары, сөтчелек тармагында мини-фермалар төзү, нәселле савым сыеры яки таналар, республика чигеннән тыш мөгезле эре терлек сатып алу, кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебие) үрчетү өчен субсидияләр каралган. Авыл хуҗалыгының кече тармакларына кредитлар да бар. Шулай ук өч яшьлек атларга, сыерларга азык юнәтү, сыерларга профилактик ветеринария чаралары өчен дә субсидияләр каралган.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” моңа кадәр читтә яшәүче татар эшмәкәрләре Татарстан фермерларына көнләшеп каравын яшерми дип тә язган иде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр

Россия һәм Уругвай спорт министрлары Самарада бүләкләр биреште.

25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2018 елда Татарстан бюджетын арттыру проекты имзаланды, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе гаризалар кабул итә, Уругвай футболда Россияне җиңде.

Рөстәм Миңнеханов 2018 елга Татарстан бюджетын 15,7 млрд сумга арттыру проектын имзалады

2018 елга бюджет кереме - 225 млрд сум, чыгымнар — 243 млрд сумны тәшкил итәчәк, дефицит 18,7 млрд сум булачак.

Уругвай 2030 елда чемпионат уздыру хокукы өчен көрәштә Россия ярдәменә өметләнә - Касерес

Уругвай дөнья чемпионатының 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков

Татарстан Экология министры Казанда сулыкларның да сыйфаты контрольдә булуын белдерде.