Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов штанга күтәргән Рамзан Кадыров белән видеоны социаль челтәргә куйды

Россия Президентын сайлау уңаеннан, 18 мартка кадәр "Милләтара зарядка 180318" эстафетасы бара.
06.03 16:24

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрдәге битендә Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның “Милләтара зарядка 180318” эстафетасында катнашкан видеосын урнаштырган.

“Туган #Чемпионнарны сайлау180318 эстафетасында катнаша”, дип язган Татарстан Президенты.

“Мин кадерле туган Алексей Дюминнан “Чемпионнарны сайлау” эстафетасын бик теләп кабул итеп алам”, - дип, 100 килограммлы штанганы 18 тапкыр күтәрәчәген әйткән Кадыров видеода.

Аннан ул эстафетаны Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченкога, Карачаево-Черкесия Республикасы башлыгы Рәшид Темрезов һәм кинорежиссер Федор Бондарчукка, аннан шулай ук “Әхмәт” клубы хезмәткәрләренә тапшырган.

Алдан Рөстәм Миңнеханов эстафетаны Милләтләр эше буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Бариновтан кабул итеп, арада Алексей Дюмин да булган берничә танылган кешегә тапшырган иде.

Эстафета Россиянең төрле төбәкләрендә 18 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашучыларның барысы 180 мең 318 күнекмә ясавы планлаштырыла. Әлеге сан тавыш бирү вакытын аңлата.
 

 

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстандагы мөселман яшьләре хәле күпкә яхшырак дип саный

"VI мөселман яшьләре форумының максаты - яшьләрнең җәмгыятьнең бер өлеше икәнен аңлату", - диде хәзрәт .