Дин

Камил Сәмигуллин: Төрмәләрдәге мөселман кардәшләребезне кайгырту – безнең бурычыбыз

Татарстан мөфтие колонияләрдә эшләүче имамнар белән очрашты.
06.03 16:47

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Бүген Казан шәһәренең Галиев мәчетендә утырышта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Төрмәләрдәге мөселман кардәшләребезне кайгырту – безнең бурычыбыз", дип белдерде. Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә төрмәләрдәге тоткыннар белән эшләүнең нәтиҗәләренә багышланган хисап утырышы үтте.  Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Безнең мөфтиятебездә социаль юнәлеш бик яхшы куелган. Төрмәләрдәге мөселман кардәшләребезне кайгырту, аларга рухи ярдәм күрсәтү – безнең бурычыбыз. Чөнки төрмәдән чыгу белән, алар без яшәгән җәмгыятькә кереп китәргә тиеш була. Шуны истә тотып, мин үзем дә тоткыннар белән очрашуларда еш катнашам, вәгазьләр, сорауларга җаваплар бирү кичәләре үткәрдек", – дип белдергән Камил хәзрәт Сәмигуллин.

"Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтәүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлешне Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җитәкли һәм колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатында тормышка ашырыла. Нәзарәт эшчәнлегенең бу юнәлешен алып бару өчен республикабызның 11 төрмәсендә имам беркетелгән. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Татарстанның җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдырылган, анда 520 тоткын намазларга йөри, Коръән укый һәм башка дини йолаларны башкара", диелгән әлеге хәбәрдә.

Утырышта шулай ук Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев катнашкан. Ул Татарстанны дини структуралар белән эшләү буенча Россиядә үрнәк дип бәяләгән. Аның сүзләренчә, бүгенге Россия буенча 620 мең кеше төрмәдә утыра, шуларның 30 меңе ислам динен тота. Татарстан буенча төрмәчеләрнең саны - 11 мең тирәсе. Шуның 520се даими рәвештә намаз укый.

Татарстан мөфтияте вәкилләре төрмәләргә Корбан бәйрәме көннәрендә ит алып керү, дини викторина, конкурсларга, Коръән укучылар бәйгеләрендә катнашучыларга бүләкләр җибәреп тору турында сөйләгән, тудырылган мөмкинлекләр өчен УФСИН җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдергән.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.