Татар дөньясы

Кукмара "Ак калфак" оешмасында сөлге чигү серләре белән уртаклаштылар

Байлангар авылы мәдәният йортында “Сөлге чиктем асыл җепләр белән” дигән чарада ветераннар советы, абыстайлар, остабикәләр, балалар катнашкан.
07.03 07:36

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Кукмара "Ак калфак" оешмасында сөлге чигү серләре белән уртаклашалар. Оешманың күчмә утырышы Байлангар авылы мәдәният йортында “Сөлге чиктем асыл җепләр белән” дигән темага багышланган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәдәният йорты директоры Минзәлия Әгълиуллина, Байлангар “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсәвия Нуриевалар бу чарага авылның ветераннар советы, абыстайлары, остабикәләре, балалар бакчасы, укучылар коллективларын җәлеп иткән. Алар эчтәлекле, файдалы чыгышлар әзерләгән.

"Сандыклардан чыккан, бүгенге көннәрдә чигелгән сөлгеләрдән күз явын алырлык күргәзмә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Авылның абыстае Газизуллина Гөлфиянең чиккән әйберләре күзләрне сөендерде. Гөлфия абыстай сөлге чигү буенча мастер-класс күрсәтте, сөлге чигү серләренә өйрәтте, сөлгенең татар халкы тормышында нинди урын тотканын да сөйләп бирде", дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.

”Мирас” ансамбле, утырышның иң кадерле кунаклары, әле күптән түгел генә Кәркәвкеч авыл клубы каршында төзелгән “Ак калфак” берләшмәсе әгъзалары чыгышын, гармунчылар ансабленең дәртле уйнауларын зал алкышларга күмде, дип хәбәр иткән Кукмара “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе З.Җиһаншина.

Зур Сәрдек “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова чиккән сөлгегә кагылышлы бүгегенгәчә үтәлүче гореф-гадәтләре, ”Милли бизәкләр” күргәзмәсенең Татарстанда гына түгел бөтен Россия Сабантуйларында катнашып, бик яхшы бәя алып кайтулары, мәдәният йортында эшләүче чигү түгәрәкләре эше турында сөйләгән.

Кичә ахырында ак калфаклылар татарның милли ризыклары белән чәй эчкәннәр.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле

Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.

Истанбулда төрки дөньяның социаль челтәре – “Төркитуй” эшли башлады

"Төркитуй" - бер тамырдан килүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның бер-берсе белән уңайлырак аралашулары өчен булдырылган.

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли

Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге объектның концепциясен раслый, төрле юнәлешләрне һәм мәйданнарны карый, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: “Казан” милли-мәдәни үзәген Милли китапханә өчен зурайтачаклар

Мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк, диде Татарстан Президенты.

Синоптиклар иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтә

23 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда томан төшәчәк.