Татар дөньясы

Гомер буе Татарстан даны өчен көрәштем, ди рәссам Михаил Кузнецов

Рәссамның Идел буе халыклары мәдәниятына багышланган 33 картинасы Г.Тукай бүләгенә тәкъдим ителде.
07.03 15:40

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстанның халык рәссамы Михаил Кузнецовны Татарстан Рәссамнар берлеге быел Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим итте.

“Мин татар авылында туып үстем, - ди Михаил Кузнецов. -  Минем иҗатымда татарлык чагылыш таба. Гомер буе мине милли тематика кызыксындырды. Казан - күпмилләтле шәһәр. Монда милли катлам көчле, дияр идем. Татарлардан башлап һәр милләтнең гореф-гадәтләре картиналарымда урын алган. Мине һәрдаим туган ягымның тарихы кызыксындыра. Тормышта аралашкан кешеләр дә иҗатымны тулыландыра, бизи. Татар авылы өйләрен бизәп торган чигелгән сөлге, тастымал, ак төстәге челтәрләр, өстәл япмалары, шау чәчәкле тукымадан тышлык кидерелгән мендәрләр, хәтта ком белән ышкып юылган идән такталары, паласлар да мине иҗатка рухландыра. Дөресен генә әйткәндә, мин гомер буе татар, Татарстан даны өчен көрәштем”.

Рәссам Михаил Кузнецовның Казанда 30 дан артык шәхси күргәзмәсе оештырылган. Беренче картиналарын тамашачы хозурына Михаил Кузнецов 1976 елда ук тәкъдим итә башлаган. Казан училищесын 1970 елда тәмамлаганнан соң Башкортстанга китә. Анда 20 ел яшәп иҗат иткәннән соң, кабат Татарстанга кайтып төпләнә.

Белешмә: Быел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган коллекционер Абдулла хаҗи Дубин дәгъва итә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле

Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.

Истанбулда төрки дөньяның социаль челтәре – “Төркитуй” эшли башлады

"Төркитуй" - бер тамырдан килүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның бер-берсе белән уңайлырак аралашулары өчен булдырылган.

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли

Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге объектның концепциясен раслый, төрле юнәлешләрне һәм мәйданнарны карый, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: “Казан” милли-мәдәни үзәген Милли китапханә өчен зурайтачаклар

Мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк, диде Татарстан Президенты.

Синоптиклар иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтә

23 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда томан төшәчәк.