Дин

Камил Сәмигуллин дини китапларның электрон нөсхәләрен эшләргә чакырды

Бу хакта Татарстан мөфтие Саба имамнары белән очрашуда әйтте.
07.03 17:10

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Татарстан мөфтиенең республикабыз буенча эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында Саба районы мөхтәсибәте карамагында хезмәт куючы барлык имамнар белән очрашты. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Байлар Сабасы бистәсенең үзәгендә урнашкан борынгы ике катлы таш бинада – 1841 елда танылган бай Гәбдерәшит Юнысов салдырган Җәмигъ мәчеттә узды. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Саба районы имамнары җыелышында мөселман өммәтенең бердәм булып дин үсешенә хезмәт итүе хакында чыгыш ясады. 2018 елның 18 мартында узачак РФ Президенты сайлауларында актив катнашырга чакырды. Хөкүмәт вәкилләренең, район җитәкчеләренең республикабызда ислам дине үсешенә күрсәткән ярдәмнәре турында аерым билгеләп узды. Шулай ук авылларда хезмәт куючы имамнарның дин юлында күрсәткән тырышлыкларын югары бәяләде. Аерым рәхмәт сүзләрен Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка җиткерде. 

Район башлыгы Рәис Миңнеханов бүгенге көндә Саба районында дин тотучылар өчен барлык шартлар тудырылуы турында сөйләде һәм соңгы елларда йөздән азрак кеше яшәүче татар авылларында да мәчетләр ачылуы турында әйтте. Хәзерге вакытта Саба районында 55тән артык иман йорты халыкка хезмәт итә.

Очрашу ахырында мәчеткә җыелган халык кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Имамнарны бигрәк тә Яровая законының нечкәлекләре, картлык көне җитеп вафат булган мәетләрне яру һәм борынгы дини китапларны саклау мәсьәләләре кызыксындырды. Камил хәзрәт рухи хәзинәләребезне, кыйммәтле ядкәрләрне кадерләп сакларга, иң мөһиме – киләчәккә тапшыру максатыннан электрон нөсхәләрен эшләү кирәклеге турында әйтте һәм бик теләп “Даруль-кутуб” сайтына кую мөмкинлеге булу турында җиткерде. Ә менә 18 нче март көнне узачак РФ Президенты сайлауларында, имамнар Казанда белем күтәрү курсларында булуга да карамастан, бердәм рәвештә катнашырга килешенде: район администрациясе дин әһелләрен автобус белән килеп алырга вәгъдә итте. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.