Фән һәм мәгариф

Балтачта дебатлар үтте

Район урта мәктәбендә “Президент кичләре. Дебатлар” дигән чара оештырылды.
09.03 00:00
(Казан, 9 март, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Балтач урта мәктәбе елның-елында хокук айлыгы кысаларында төрле чаралар уздыра. Быел исә алар тагын да зур яңалык кертеп, “Хыял” үзәге хезмәткәрләре белән берлектә  “Президент кичләре. Дебатлар”  үткәрде, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.
 Чарада өлкән сыйныф укучылары, әти-әниләр һәм хезмәткәрләр, укытучылар катнашты. 
"Сайлау алдыннан мондый чараны уздыруыбыз юкка түгел. Зур мөһим вакыйга көтелә. Без һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш", ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова. 
Аннан соң сайлауның мөһимлеге, тәртибе буенча  территориаль сайлау участогы рәисе Равил Кәримов сөйләде.
Чараның икенче өлеше дебат формасында узды. Дүрт команда  - өлкән сыйныф укучылары, әти-әниләр һәм хезмәткәрләр, укытучылар  төрле биремнәр буенча үз көчләрен сынады.
Дебатларда катнашу зур җаваплылык сорый. Монда талант, белем, сүз байлыгы, халык каршында чыгыш ясый белергә кирәк. Шулай да күбесе әлеге чарада беренче тапкыр катнашты. Һәм әйтергә кирәк сер бирмәде. 
Сер түгел, дебат кешедә интеллектуальлек, командада эшли алу сәләтен үстерү һәм мөһим булган ораторлык осталыгын, дөрес сөйләм күнекмәләрен камилләштерү өчен менә дигән көрәш мәйданы. 
"Дебатта катнашу кирәк дип уйлыйм, чөнки ул синең интеллектны үстерә һәм сөйләмне яхшырта", ди үзе дә сүзгә кесәгә кермәүче, мәктәп лидеры Ләйсән Котдусова. 
Чарада укучыларның өлкәнрәкләр белән тигез дәрәҗәдә фикер алышуы, сайлаулар турында яхшы хәбәрдар булуы, үз сүзләрен нигезле итеп әйтә белүләре сокланырды.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.