Дин

Чаллыда ислам үзәге төзелә

Ком­п­лекс 2016 ел­да сү­тел­гән “Йол­дыз” мәд­рә­сә­се уры­нын­да бу­ла­чак.
09.03 09:00
(Казан, 9 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). ГЭС бис­тә­се­нең 3 нче ком­п­лек­сын­да “Яңа­рыш” ис­лам үзә­ге тө­зе­лә. Дө­рес­рә­ге, ул то­рак йорт­ның ас­кы кат­ла­рын­да ур­на­ша­чак. Ком­п­лекс 2016 ел­да сү­тел­гән “Йол­дыз” мәд­рә­сә­се уры­нын­да бу­ла­чак.
Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза. 
Би­ре­дә 117 фа­тир­га исәп­лән­гән ал­ты кат­лы ике то­рак би­на тө­зү план­лаш­ты­рыл­ган бул­ган. Хә­зер ал­тын­чы кат­ка ка­дәр ике йорт та кү­тә­рел­гән, та­гын 3 кат­ны өс­тәп тө­зи­я­чәк­ләр. Җир мөх­тә­си­бәт мил­кен­дә са­на­ла. Бе­рен­чел план бу­ен­ча бер йорт­ның ике ка­тын­да Ка­ма ар­ты тө­бә­ге бу­ен­ча Хаҗ Фон­ды, Хә­ләл Үзәк, Вакф Фон­ды ур­на­ша­чак дип уй­ла­ныл­ган бул­ган. Хә­зер­ге ва­кыт­та бу план­нар­ның үз­гә­рү мөм­кин­ле­ге ту­рын­да гө­ман­лар­га мөм­кин. Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин әй­тү­ен­чә, “Тө­зе­леш тә­мам­лан­мый то­рып, тө­гәл ге­нә мөх­тә­си­бәт­нең кай­сы бү­лек­лә­ре би­ре­дә бу­ла­ча­гын әй­тү кы­ен, чөн­ки план­нар үз­гә­реп то­ра. Мөс­ли­мә­ләр бер­ле­ге­нә дә, хаҗ бү­ле­ге­нә дә, яшь­ләр­гә дә би­на ки­рәк. Без­гә мө­сел­ман ба­ла­лар бак­ча­ла­ры, спорт­зал­лар, ба­ла­лар һәм яшь­ләр өчен клуб­лар ки­рәк. Бо­лар­ның ба­ры­сын да эш­ләр­гә мөм­кин. Би­на ту­лы­сын­ча саф­ка бас­кач, ак­рын-ак­рын үз­ләш­те­рү­гә кү­чәр­без”.
 Ис­лам үзә­ге шә­һәр тө­зе­ле­ше со­ве­тын 2016 ел­ның де­каб­рен­дә икен­че ом­ты­лыш­тан соң гы­на уз­ган. Ар­хи­тек­тор­лар­ны үзәк­нең ур­на­шу уры­ны һәм тыш­кы кү­ре­не­ше ка­нә­гать­лән­дер­мә­гән. Ди­ни йо­ла би­на­сы баш­ка би­на­лар­дан ае­ры­лып то­рыр­га, ки­бет ши­кел­ле, йорт­лар­ның бе­рен­че ка­тын­да ур­на­шыр­га ти­еш тү­гел ди­гән фи­кер­ләр бел­де­рел­гән. Хә­зер­ге план­да ис­лам те­ма­ти­ка­сы кө­чәй­тел­гән, тыш­кы би­зә­леш­кә мә­чет­ләр­не хә­тер­лә­тү­че де­кор өс­тәл­гән.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.