Татар дөньясы

Арча педколледжының элекке директоры турындагы фильм бөтенроссия конкурсында җиңгән

Мәктәп укучылары төшергән рус телендәге фильмда Илдус Сәгъдиев дуслыгы сурәтләнә.
09.03 10:38

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Алинә Фазлыева). Арча укучылар сараеның “Нур” телестудиясе педучилищеның элекке директоры Илдус Сәгъдиев турында фильм төшереп, бөтенроссия конкурсында җиңгән. Бу хакта “Татар-информ”га студия җитәкчесе Зөлфирә Зарипова сөйләде.

Студия 25-27 февральдә Киров шәһәрендә узган XV «Встречи на Вятке» Бөтенроссия кыска метражлы фильмнар фестивалендә “Вакыт белән сыналган” фильмын тәкъдим иткән. Фильм “Дебют” категориясендә беренче урын алган.

Телестудия укучылары фильмны Туапсе шәһәрендә уза торган “Бумеранг” конкурсына әзерләгән булган. Кинорежиссёрлар аны югары бәяләгән, фильм биш гран-при алган.

Укучылар «Встречи на Вятке» фестивалендә дә катнашып карарга булган. Фильмның баш режиссёры, сценаристы – Арчаның В.Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбе укучысы Төхфәтуллина Талия, режиссёры – Арчаның 5нче гимназиясе укучысы Сабирова Алия, операторы – Арчаның 7нче мәктәбе укучысы Әхмәдуллин Ильяс.

“Фильмны төшергәндә бюджет чыгымнары булмады”, - дип хәбәр итте телестудиянең җитәкчесе Зөлфирә Зарипова.

Фильм чынбарлыкка нигезләнгән. Ул Арча педагогия көллиятенең элеккеге директоры, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиев белән Яңа Кишет мәктәбенең элеккеге директоры, шахмат клубы җитәкчесе Әмир Шәяхмәтов (берничә ай элек якты дөньядан киткән) арасындагы чын ир-атлар дуслыгы, аның ныклыгы турында. Чынлыкта алар бала чактан ук дус булмаган. Ләкин сюжетта кечкенәдән бергә үскән ике дусның, вакыт узса да, бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәт саклаулары күренә. «Илдус Сәгъдиевне Арчада белмәгән кеше юк, ул Россиянең танылган кешеләр исемлегенә кергән шәхес”, - диде Талия Төхфәтуллина.

Зөлфирә Зарипова әйтүенчә, балаларга Россия дәрәҗәсендәге режиссёрлар, сценаристларның мастер-класслары, кыска метражлы фильмнар карау, шәһәр буенча экскурсияләр ошаган. Конкурста җиңүнең сәбәбен Талия күңел биреп, зур теләк белән эшләүдә күрә. Фестивальдән илһамланып, күп идеяләр алып кайтулары, яңа конкурсларда катнашырга җыенулары турында белдерде.

Бу “Нур” телестудиясенең беренче җиңүе генә түгел. Алар ел саен республикакүләм “Алтын каләм” фестивалендә, Халыкара “Волжские встречи” фестивалендә һ.б. зур масштаблы конкурсларда катнашып, урыннар алып тора. Күптән түгел телестудия җитәкчесе Зөлфирә Зарипова Мәскәү шәһәрендә узган беренче Бөтенроссия «Остаз-2018» форумында Арча районың данын яклап кайткан.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак

Рөстәм Миңнеханов, Малайзиягә эш сәфәрен тәмамлап, Сингапур Республикасына килде.

Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне лицензияләү мәсьәләсен күтәрде

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу мәсьәләнең актуаль булуын, бу уңайдан ата-аналар да, укытучылар да еш мөрәҗәгать итүен әйтте.

Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды

Ринат Закиров Чистайда күчмә утырыш үткәрүне тәкъдим итте.

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк, 2018 ел уңышына нәтиҗә ясалды, Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана.

“Әкият” курчак театрының татар труппасы сентябрьдә ике фестивальдә катнаша

Фестиваль тамашачыга "Су анасы" һәм “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим итә.