Татар дөньясы

Төрки дөньяны өйрәнгән Морад Аджи озак авырудан соң вафат

Галим Владимир, Муром, Тула, Воронеж кебек чын русныкы саналган җирләрдә төркиләр яшәгән дип исбатлаган.
09.03 18:01

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 7 март көнне танылган төрки халыкларны өйрәнгән Морад Аджи озак авырудан соң вафат булды.  Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла "Татар-информ" хәбәрчесенә Морад Аджиның карашларын үзенчәлекле һәм бәхәсле дип саный.

“Аның карашлары, фикерләре шактый үзенчәлекле, бәхәсләр дә уята торган. Мәсәлән, угызлардан кала, барлык төркиләрне дә кыпчаклар белән бәйли. Европадагы төрки халыкларның башка җирле халыкларга тәэсир итүе турында да яза. Традицион тарихчылар моның белән килешми иде. Шулай ук христиандиненең чишмә башында тәңречелек тора дип язуы да күпләрдә ризасызлык уята”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Ркаил Зәйдулла .

Шагыйрь галимнең хезмәтләрен уңай бәяләнгән очракларны да санады.

“Владимир, Муром, Тула, Воронеж кебек чын русныкы саналган җирләрдә төркиләр яшәгән дип исбатлаган кеше. Бик күп топонимнар төрки сүзләргә барып тоташа. Аның менә бу фаразлары белән килешеп була”, - ди Ркаил Зәйдулла.

“Дөньяга, безнең төрки халыкларга кызыксыну уятуда аның әсәрләре бәяләп бетергесез. Аның әсәрләре матбугатта чыккач, аңа каршы мәкалә дә язучылар булды. Төрки халыкларның тарихы белән шөгыльләнүчеләргә аның хезмәтләре ныклы чыганак булып хезмәт итәр дип ышанам”, - ди ул.

Морад Аджины соңгы юлга озату чарасы 10 март көнне 10:00 сәгатьтә Мәскәүнең №1 шәһәр хастаханәсендә узачак.

Морад Аджи – шагыйрь, публицист, төрки тикшеренүче. Үзенең хезмәтләрендә ул төрки халыкларының килеп чыгышын, аларның дөньяга керткән өлешен тикшерә. Милләте ягыннан - кумык. Казанга килгәч, кумыклар белән татарларның тел, кыяфәт, менталитет һ.б. яктан охшаш булуына игътибар итә һәм аны мәкаләләрендә тасвирлый. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.