Фән һәм мәгариф

«Ел укытучысы» бәйгесендә тукайлы да катнашачак

Бу көннәрдә «Ел укытучысы» конкурсының зональ этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
10.03 07:00

(Тукай, 10 март, "Татар-информ", "Якты юл"). «Ел укытучысы» дип исемләнгән Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесен үткәрү максаты – укытучыларның абруен күтәрү, аларның хезмәтен популярлаштыру һәм камилләштерү, бер-берең белән сәләтле педагогларның тәҗрибәсен уртаклашу. Быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгене үткәрү өчен ике номинация билгеләде. Педагогик стажы биш елдан артык булган укытучылар «Ел укытучысы» номинациясендә катнаштылар. Педстажлары өч елдан ким булган укытучылар өчен «Педагогик дебют» номинациясе каралган иде.

Тукай районының 18 мәктәбеннән 23 укытучы муниципаль этапта көч сынашты. Аның нәтиҗәләре буенча бәйгенең зональ этабына районнан дүрт укытучы сайланды. «Педагогик дебют» номинациясендә Кече Шилнә мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гадел Даутов, «Ел укытучысы» номинациясендә Биклән мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Алсу Мөбарәкшина, Кнәз мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Самойлова, Новотроицкое мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Усманова катнаштылар, дип яза җирле басма.

Укытучыларны бәйгенең зональ этабына эзерләү өчен район мәгариф идарәсе тарафыннан әзерлек эшләре оештырылды, дип билгеләде идарәнең методисты Әнисә Гыйльметдинова. Зональ этап барышында ачык дәресләр күрсәтелә. Шуңа эзерләү максатында идарә белгечләре, район методик берләшмә җитәкчеләре конкурсантларга методик ярдәм күрсәттеләр. Моннан тыш бәйгегә әзерләнүчеләргә «Укытучы-мастер» грантын яулаган, башка елларны «Ел укытучысы» конкурсында катнашкан укытучылар үзләренең киңәшәрен бирделәр.

«Ел укытучысы» бәйгесенең зональ этабы Яр Чаллыда үтте. Биредә Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Чирмешән, Минзәлә районнарында узган муниципаль этапларың җиңүчеләре һәм призерлары көч сынашты. Һәрбер конкурсант дәрес фрагменты һәм мастер-класс күрсәтте.

Бу көннәрдә «Ел укытучысы» конкурсының зональ этабы нәтиҗәләре билгеле булды.Тукай районыннан бәйгенең региональ этабында Кнәз мәктәбеннән Татьяна Самойлова катнашачак, дип хәбәр иттеләр район мәгариф идарәсеннән.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.