Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда 38 яшьлек ир-ат яна торган йорттан өч баланы коткарган

Юлай Бикбовның үз гаиләсендә дә өч кыз бала үсеп килә.
11.03 10:39

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Башкортстанда 38 яшьлек Юлай Бикбов дүрт балалы гаилә яши торган йортта янгын булуын күреп, яна торган өй эченә кергән. Авылдашлары аны хәзер чын герой дип атый, дип яза "Башинформ".

“Мин ул вакытта берни турында да уйламадым, өйдә балалар бар икәнене генә белә идем. Минем урында һәркем шулай эшләр иде”, - дигән Юлай Бикбов.

Бикбов Сибайдан килгән ир туганы белән Хәйбуллин районындагы Янтыш авылы клубыннан сиксәненче еллар дискотекасыннан кайтып килә торган булган. Төнге унберләр тирәсендә, төтен чыгуын күргәннәр. Башта алар печән яна дип уйлаган, әмма якынрак килгәч, өй януын күргәннәр. Ир туганы клубка кешеләр чакырырга йөгергән. Юлай Бикбов, өйдә дүрт бала барлыгын белеп, озак уйлап тормыйча, янгын эченә ташланган. Ишек бикле булган.

“Өйгә үткәндә төтен каплаган иде, кулым белән капшап, балаларны эзләдем. Шулчак кыз бала елаганын ишеттем, аны табып, верандага чыгардым. Ул биш яшьләрдәге кыз, балаларның олысы булып чыкты. Аннан яңадан кереп, үрмәләп, тагын берсен, аннан өченчесен таптым. Дүртенчесе - юк. Биш яшьлек кыздан сорап, анысының хастаханәдә икәнлеген белгәч, җиңел сулап куйдым. Кечкенәләре - өч яшьлек кыз белән ике яшьлек малай аңнарын югалткан иде инде”, - дип сөйләгән ул.

Юл аркылы яшәүче авылдашларының хатыны - фельдшер. Юлаев балаларны күтәреп шунда йөгергән. "Ашыгыч ярдәм” килгәнче, беренче ярдәмне шунда күрсәткәннәр.

Хәзер балалар үзләрен яхшы хис итә. Әлеге гаиләгә уңай яктан гына бәяләнә. Әтиләре Юлай белән бергә эшли.

Янгын чыгуның беренчел сәбәбе - кыска ялганыш.

Юлай Бикбов хатыны Ләйсән белән үзләре дә өч кыз тәрбиләп үстерә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 - 22 июль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Театрлар җәйге ялда. Изге Болгарда – “Иман моңы” фестивале һәм Казан Кремлендә джаз фестивале була.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дөнья чемпионатына багышланган Гала-концертта булды

Гала-концерт Мәскәүнең Зур академия дәүләт театрында узды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Казан 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшергә мөмкин

"Казанда спорт инфраструктурасы зур үсеш алган, шәһәр үзенчәлекле космополитик үзәк булып тора", - дигән Росия Олимпия комитеты башлыгы.

“Татар-информ” укучылары сорауларына Риэлторлар гильдиясе президенты А.Савельев җавап бирә

Сораулар иртәгә, 17 июль көнне, 10.00-11.00 сәгатьтә кабул ителәчәк.