Авыл

Әлки районы халкын үзәк паркны төзекләндерү проекты белән танышырга чакыралар

Базарлы Матактагы “Ленин бакчасы” үзәк паркында былтыр зур реконструкция эшләре башкарылган.
11.03 11:57

(Казан, 11 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы халкын үзәк паркны төзекләндерү проекты белән танышырга чакыралар. Базарлы Матактагы “Ленин бакчасы” үзәк паркында былтыр зур реконструкция эшләре башкарылды, дип яза "Әлки хәбәрләре".

"Быел үзәк паркны төзекләндерүне дәвам иттерү күздә тотыла. Аның инде проекты да эшләнгән. 14 мартта сәгать 11 дә район мәдәният йортында (Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 55) район халкына “Ленин бакчасы” паркы территориясен төзекләндерүнең икенче чираты проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүматлар җиткереләчәк һәм фикер алышу булачак. Әлеге проект белән әлкилеләр муниципаль район сайтында таныша ала", диелгән әлеге хәбәрдә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 - 22 июль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Театрлар җәйге ялда. Изге Болгарда – “Иман моңы” фестивале һәм Казан Кремлендә джаз фестивале була.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дөнья чемпионатына багышланган Гала-концертта булды

Гала-концерт Мәскәүнең Зур академия дәүләт театрында узды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Казан 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшергә мөмкин

"Казанда спорт инфраструктурасы зур үсеш алган, шәһәр үзенчәлекле космополитик үзәк булып тора", - дигән Росия Олимпия комитеты башлыгы.

“Татар-информ” укучылары сорауларына Риэлторлар гильдиясе президенты А.Савельев җавап бирә

Сораулар иртәгә, 17 июль көнне, 10.00-11.00 сәгатьтә кабул ителәчәк.