Спорт

Марта Зәйнуллина Паралимпия уеннарында дүртенче урында калды

Татарстан спортчысы бүген 12 чакрымга чаңгы ярышында, кичә 6 чакрымга биатлон буенча дүртенче булып килде.
11.03 12:42

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Пхёнчханда 2018 елгы XII Паралимпия кышкы уеннарында ярышның икенче көнендә Түбән Кама кызы Марта Зәйнуллина бронза медаль алуга бер адымда калды. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан кызы “утырып” шуучы спортчылар арасында 12 чакрымга чаңгы ярышында дүртенче булып килде.

Марта Зәйнуллина (LW12 классы) ярышны 39:09.0 вакыт белән төгәлләде. Ул өченче урынны яулаган АКШ спортчысы Оксана Мастерстан  4.1 секундка гына калышты.

Моннан тыш, 5 нче, 6 нчы, 7 нче урыннарны да Россия спортчы кызлары: Надежда Федорова, Ирина Гуляева һәм Мария Иовлева яулады. Узышта АКШтан тагын бер спортчы Кендалл Гретч 38:15.9 секунд нәтиҗәсе белән килде. “Көмеш”не немец Андреа Эскау (38:48.3) алды.

Паралимпия кышкы уеннары тәмамланганчы, Татарстан спортчылары тагын ике чаңгы һәм ике биатлон ярышында катнашачак.

Шунысын да билгеләп үтик, кичә Марта Зәйнуллина “утырып” шуучы спортчылар арасында 6 чакрымдагы биатлон ярышында дүртенче булып килде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 - 22 июль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Театрлар җәйге ялда. Изге Болгарда – “Иман моңы” фестивале һәм Казан Кремлендә джаз фестивале була.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дөнья чемпионатына багышланган Гала-концертта булды

Гала-концерт Мәскәүнең Зур академия дәүләт театрында узды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Казан 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшергә мөмкин

"Казанда спорт инфраструктурасы зур үсеш алган, шәһәр үзенчәлекле космополитик үзәк булып тора", - дигән Росия Олимпия комитеты башлыгы.

“Татар-информ” укучылары сорауларына Риэлторлар гильдиясе президенты А.Савельев җавап бирә

Сораулар иртәгә, 17 июль көнне, 10.00-11.00 сәгатьтә кабул ителәчәк.