Татар дөньясы

Себер татарлары "И туган тел, и матур тел” шигърият бәйгесе оештырды

Төрле милләт һәм төрле яшьтәге сиксәнгә якын катнашучы сәхнәдән талантын күрсәткән.
11.03 14:35

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Тубылда Себер татар мәдәният үзәгендә “И туган тел, и матур тел” дип аталган шигърият бәйгесе үткән. Бәйге ел саен Халыкара туган тел көненә багышлап оештырыла. Быел чарада сиксәнгә якын кеше катнашкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балалар, аларның җитәкчеләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Резеда Вәлиеваның шигырьләрен сайлаган, җирле авторлардан Булат Сөйләйманов, Сәгыйть Сәгыйтов, Галия Абайдуллина, Гөлнур Хәйруллина, Гөлфизәр Абдрахмановаларның шигырьләре яңгыраган.

Маслово авылыннан килгән башлангыч сыйныф укытучысы Разия Мамееваның укучысы Али Гадҗикәримов, бу мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмаса да, бәйгедә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Тубыл шәһәренең тугызынчы мәктәбендә “Туган тел” түгәрәген Ринал Абдурахманов икенче ел алып бара. Бу мәктәп укучылары да бәйгедә катнашып диплом белән бүләкләнделәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Тубылдан Римма Умитбаева катнашучылар арасында балалар бакчаларыннан кече яшьтәгеләр, башлангыч сыйныф укучылары күп булды, дип язган. "Бу күренеш милләт җанлы тәрбиячеләребезнең, укытучыларның, әти-әниләрнең тырышлыгын дәлилләде. Бай тарихлы, җырлы, моңлы телебездә күп шигырьләр яңгырады. Быел рус милләт балалары да татар телендә шигырьләр ятлап килгәннәр. Катя Логинова Г.Тукайның ”Туган тел” шигырен, Милена Логинова Б.Сөләймановның шигырен сөйләде. Эльмира Папеян әрмән телендә шигырь сөйләп, өченче урынга чыкты. Төрле милләт һәм төрле яшьтәге катнашучылар сәхнәдән талантларын күрсәттеләр", - дип белдергән ул.

Урта һәм өлкән яшьтәге катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле диломант исеменә Римма Шәрипова лаеклы булган; икенче дәрәҗәле дипломант - Фәүрия Ниязова, өченче дәрәҗәле дипломант исеме Рузиля Юнусовага бирелгән.

Жюрида педагогика фәннәр кандидаты Клим Садыков, филология фәннәр кандидаты Алсинә Фәттакова, жюри рәисе тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских булган.

Мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан килгән катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле дипломант исеменә Рузанна Тавлетбакиева, Ләйсән Гарифуллина, Лениза Азанова лаеклы булган. Икенче дәрәҗәле дипломнар белән Карина Бакиева, Альберт Кульмаметов, Регина Фазылова, Ләйлә Насыйбуллина бүләкләнгән. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак

Рөстәм Миңнеханов, Малайзиягә эш сәфәрен тәмамлап, Сингапур Республикасына килде.

Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне лицензияләү мәсьәләсен күтәрде

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу мәсьәләнең актуаль булуын, бу уңайдан ата-аналар да, укытучылар да еш мөрәҗәгать итүен әйтте.

Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды

Ринат Закиров Чистайда күчмә утырыш үткәрүне тәкъдим итте.

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк, 2018 ел уңышына нәтиҗә ясалды, Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана.

“Әкият” курчак театрының татар труппасы сентябрьдә ике фестивальдә катнаша

Фестиваль тамашачыга "Су анасы" һәм “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим итә.