Спорт

Кукмарада хоккей турнирын Совет хоккее легендасы Сергей Макаров ачты

Әлеге турнир Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан үткәрелде.
11.03 19:00

(Кукмара, 11 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Кичә Кукмараның "Олимп" Боз сараенда Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан алкалы хоккей буенча турнир үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара хоккеена 1968 елның 22 февралендә старт бирелә. Ул вакытта 2нче урта мәктәп укучыларыннан торган командалар арасында беренче тапкыр турнир үткәрелә. 1976 елда Кукмара 6нчы номерлы тегү фабрикасы коллективының физик культура рәисе Николай Саватеев ярдәме белән хоккей кирәк-яраклары сатып алына.

Хоккей сөючеләр белән берлектән әлеге чарада Совет хоккееның легендасы, СССРның атказанган спорт мастеры, ике тапкыр Олимпия чемпионы, сигез тапкыр дөнья чемпионы, Канада кубогы иясе, Төнге хоккей идарәсе әгъзасы Сергей Макаров та катнашты. Турнирда Татарстан прокуратурасы, Кукмараның ветераннар, Киров өлкәсе Сосновка шәһәренең "Витязь" һәм Апас районы командалары көч сынаша.

- Бүген без истәлекле вакыйга: Кукмара хоккееның 50 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге спортны үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, - дип, район башлыгы Сергей Димитриев бәйрәмне ачып җибәрде. – Безнең "Олимп" боз сараенда 10 команда бу спорт төре белән шөгыльләнә. Шулай ук 20 авыл җирлегендә хоккей мәйданчыклары эшли. Кыскасы, бездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Боз сараена хоккей капкасы, 50 кәшәкә һәм 50 пар тимераяк алу өчен сертификат тапшырылды.

Сергей Макаров шулай ук кукмаралыларны сәламләде:

- Күрәм, бирегә сез гаилә белән килгәнсез. Бу искиткеч. Мин бик шат: сезнең хоккей уйнар өчен спорт сараегыз бар. Сезгә сәламәтлек, күп уңышлар телим.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстандагы мөселман яшьләре хәле күпкә яхшырак дип саный

"VI мөселман яшьләре форумының максаты - яшьләрнең җәмгыятьнең бер өлеше икәнен аңлату", - диде хәзрәт .