Мәдәният

Зөлфия Мансурның тәүге китабы тәкъдим ителде

"Мин көтәрмен, тик син...ашыкма” исемле китапка 35 хикәя кергән.
12.03 09:10

(Казан, 12 март, "Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында язучы, журналист Зөлфия Мансурның китабын тәкъдим итү чарасы аншлаг белән узды. Кичәне Алмаз Мирзаянов алып барды.

Зөлфия Мансур-Ганиуллина 5 кыз әнисе буларак билгеле шәхес. Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсу Ганиуллиналарны ул иреннән китеп, Арча районы Шушмабаш авылында әтисе йортына кайтып, ялгыз тәрбияләргә, аякка бастырырга мәҗбүр булган. Әлегә кадәр Зөлфия Мансурның хикәяләре матбугатта басылып торса да, "Кызлы йорт"ның әнисе китап чыгару хыялы белән янып яшәгән. “Мин көтәрмен, тик син... ашыкма” исемле китапка 35 хикәя кергән. “Ун ел дәверендә, безнең әни язу эшенә тартылганнан бирле тупланган материал бу. Ул һаман китап чыгарам дип, үзенең хыялына ышанып яшәде. Безнең әнигә үз хыялын үз куллары белән тотып карарга насыйп булды”, - диде олы кызы Рәфинә Ганиуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

2016 елның 5 сентябрендә Зөлфия Мансурга инсульт була, баш миенә авыр операция кичерә. Бүгенге көндә ул инде шактый тернәкләнгән, булышлык белән аягында басып тора ала.

Кичәдә концерт номерлары, нигездә, Зөлфия Мансурның кызлары чыгышларыннан торды. Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева авторның “Агач мылтык” хикәясен укыды. Кичәдә Зөлфия Мансурның авылдашлары, гаилә дуслары чыгыш ясады. Барлык яңгыраган шигырьләр, җырлар герой-ананың җиңелләрдән булмаган язмышын чагылдырды.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.