Татар дөньясы

Фәүзия Бәйрәмова мишәр кызы турында роман яза

Язучы “Гөләйза” әсәрен беренче бүлеген язып тәмамлап, "Казан утлары" журналына тапшырган.
12.03 13:12

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова “Гөләйза” дип аталган тарихи роман яза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә язучы үзе әйтте.

“Әсәрдәге вакыйгалар 1838-1848 елларда Чистай өязендә бара, татарларны көчләп чукындырулар турында, - диде Фәүзия Бәйрәмова “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Бу чордагы көчләп чукындыруларны күпләр белми, чөнки Екатерина II заманнарында бераз дин иреге килә, көчләп чукындырулар туктап торган. Әмма, шул ук вакытта, элек көчләп чукындырылганнар рәсми рәвештә исламга кайта алмый, моның өчен аларны зур җәзалар көтә. Шуңа күрә бу бичара керәшен татарлары кача-поса ислам динен тоталар. Әмма поплар да аларны даими күзәтеп тора - бала туса, чукындырырга килеп җитә, кеше үлсә - христианча күмәргә мәҗбүр итә. Бу татарлар чиркәү кенәгәләрендә христиан дип теркәлгән була. Аларча эшләмәсәң, ирләрне Себергә сөргәннәр, хатын-кызларны монастырьларга япканнар, балаларын алардан аерып алып, чукындырып, тәрбиягә урыс гаиләләренә биргәннәр. Болар барысы да тарихта теркәлеп калган, чөнки судлар аша эшләнгән. Мин шундый эшләрнең берсе белән таныштым. Ул турыда Галим Хисамиев “Гөләйза кыйссасы” дигән документаль китап та язды”.

Ф. Бәйрәмова әйткәнчә, шактый күп күп тарихи материал туплаган. Ул төп герое яшәгән җирләргә сәфәр чыккан. “Вакыйгалар мишәрләр яшәгән авылларда - хәзерге Чистай районының Чирүле Шонталасы һәм хәзерге Алексеевский районының Кыр Шонталасы авылларында бара, - диде язучы. - Шулай ук керәшен татарлары яшәгән Актау, өяз үзәге Чистай һәм заманында ислам үзәге булган Биләрдә дә бара. Гөләйза туган Кыр Шонталасы һәм кияүгә чыккан Чирүле Шонталасы авылы Яуширмә күрешесендә генә. Шуңа күрә, Гаяз Исхакый үзенең “Зөләйха”сын Гөләйза язмышыннан алып язган, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма аларның тарихында, бигрәк тә, соңгы язмышларында бераз аерма да бар, Гөләйза төрмәгә эләккәнче үлеп котыла”.

Язучы әсәрнең беренче бүлеген инде язып тәмамлаган. “Казан утлары” утлары журналына да тапшырган. "Бу әсәремнең темасы бик авыр, көненә ике биттән артык яза алмыйм, шул татарларны кызганып, елыйм, дога кылам. Тарихка тирәнрәк кергән саен, мин милләтебезнең рухи көченә, иманына, түземлегенә шаклар катам! Гап-гади авыл хатыннарына кадәр, “үз динем, үз телем, үз милләтем!” дип ябышып ятканнар бит! Судлар каршында шулай җавап биргәннәр. Дин-милләт өчен тереләй утларда янып үлгәннәр, чукындырырга куып кертелгәч, бозлы су асларына киткәннәр. Исән калганнары аз гына җай чыгу белән, яңадан үз диненә кайткан, гомер буе шуның өчен көрәшкән. Алар ул вакытта ислам динен “татар дине” дип, христиан динен – “урыс дине” дип атаганнар, чукынуны урыс булу, дипбелгәннәр. Һәм чукынмас өчен әллә нәрсәләргә барганнар. Чиркәү кенәгәсенә кертмәс өчен, бала табар алдыннан авылларыннан чыгып киткәннәр, сукбайлыкта йөргәннәр, тау куышларында качып бала тапканнар”, - дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.