Хәвеф-хәтәр

Казанда бишенче каттан егылып төшеп, эшче һәлак булган

52 яшьлек ир-ат рәсми рәвештә теркәлмичә, танышы аша гына эшкә урнашкан булган.
12.03 12:17

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Казанда Бертуган Батталовлар урамындагы төзелеш объектында бишенче каттан егылып төшеп, 52 яшьлек эшче һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

52 яшьлек ир-ат рәсми рәвештә теркәлмичә, танышы аша гына эшкә урнашкан булган. 7 мартта ул бишенче каттан егsлып төшкән һәм урында ук җан биргән.

Тикшерүчеләр саклагыч корылмалар булмавын ачыклаган. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше ачылган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак

Рөстәм Миңнеханов, Малайзиягә эш сәфәрен тәмамлап, Сингапур Республикасына килде.

Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне лицензияләү мәсьәләсен күтәрде

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу мәсьәләнең актуаль булуын, бу уңайдан ата-аналар да, укытучылар да еш мөрәҗәгать итүен әйтте.

Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды

Ринат Закиров Чистайда күчмә утырыш үткәрүне тәкъдим итте.

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк, 2018 ел уңышына нәтиҗә ясалды, Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана.

“Әкият” курчак театрының татар труппасы сентябрьдә ике фестивальдә катнаша

Фестиваль тамашачыга "Су анасы" һәм “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим итә.