Икътисад

Февральдә табиблар һәм галимнәрнең хезмәт хакы арту турында министр аңлатма бирде

Максим Топилин әйткәнчә, вуз укытучылары һәм табибларның хезмәт хакы Россия Президентының май указларын үтәү кысаларында арттырдылар.
12.03 14:39

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Табиблар, галимнәр һәм укытучыларның хезмәт хакы Россия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында артты. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«Россия Президентының май указларын үтәү кысаларында, вуз укытучылары, фәнни хезмәткәрләр һәм табибларның хезмәт хаклары узган елда төбәк буенча уртача эш хакының 165 проценты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә тиеш иде, ә быел аны 200 процентка хәтле арттыру бурычы тора», - диде министр.

Узган атна ахырында гаммәви мәгълүмат чаралары М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты укытучылары, шулай ук Мәскәүнең башка учреждениеләрендә галимнәр һәм табибларның кайбер категорияләренең хезмәт хаклары сизелерлек артуы хакында хәбәр иткән иде.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик"ны җиңде

24 сентябрьдә “Ак Барс” Казандагы “Татнефть-Арена" бозында “Себер” командасын кабул итәчәк.

Татарстанда бәрәңге уңышының яртысы җыеп алынган

Республикада халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми, диде Марат Әхмәтов.

Тукай музеенда XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелек турында сөйләштеләр

Бүген “Иске Татар бистәсендәге тайпылышлар: эчкечелек белән көрәш” темасына багышланган чираттагы “Тарихи бранч” узды.

21 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде, интернетта Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына флешмоб башланды.