Дин

Пенза өлкәсендә Сурск шәһәре мәчетендә Коръән өйрәнү курслары төгәлләнде

Коръән өйрәнү курсларына өлкән яшьтәге ханымнар йөргән.
12.03 19:29

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Пенза өлкәсендә Сурск шәһәре мәчетендә Коръән өйрәнү курслары төгәлләнде. Бу уңайдан биредә бәйрәм кичәсе оештырылды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Сурск шәһәре мәчетендә Коръән өйрәнү курсларына өлкән яшьтәге ханымнар бик теләп йөргән. Тәҗвид дәресләрен алар күңел биреп өйрәнгән.

Бәйрәмдә аларны Сурск шәһәре имамы Йосыф хәзрәт Бибарсов, Урта Йөрүзән авылы имамы Фәнил хәзрәт Дашкин һәм башка кунаклар котлаган. Шулай ук “Энҗе” мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гүзәл ханым дин юлында булган мөслимәләргә изге теләкләрен җиткергән.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.