Җәмгыять, Спорт

Чирмешәндә гаиләләр ГТО нормалары тапшырды

Берничә сәгатькә сузылган ярышлардан соң иң көчле гаилә булып Колесниковлар танылды.
13.03 06:00

(Чирмешән, 13 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән лицее спорт залында һәм физкультура-сәламәтләндерү үзәге бассейнында Зур гаилә уеннары - “Без бергә” проекты кысаларында “ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп” спорт фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге чарада сәламәт тормыш рәвеше яклы, спортка битараф булмаган дүрт гаилә катнашты, дип яза район газетасы.

Әккәрәй мәктәбен – Аютовлар, Шешминканыкын – Зубовлар, Иске Элмәле мәктәбен – Колесниковлар, Чирмешән лицеен Бәдретдиновлар гаиләләре тәкъдим итте.
Лицейның спорт залы шау-гөр килеп, һәр почмактан спорт сөюче гаиләләрнең шат авазлары яңгырап торды. Гаиләләр озынлыкка сикерү, турникта тартылу, аякны туры тотып гәүдәне бөгү, отжимание ясау, яткан килеш гәүдәне күтәрү, йөгерү, йөзү кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар.

Берничә сәгатькә сузылган ярышлардан соң иң көчле гаилә булып Колесниковлар танылды. Бер карасаң, шулай булмый мөмкин дә түгел кебек. Дистә еллар буе Иске Элмәле мәктәбендә балаларга физкультура дәресләре укытучы Марина гаилә членнарында – ире Петр һәм өч баласында да спортка мәхәббәт уяткан. Бу ярышларда аларның кызлары Ксения һәм бәләкәй уллары Арсений катнашты.

-Мин вахта ысулы белән эшлим, өйдә вакыт туры килсә, барлык спорт уеннарында да гаиләбез белән катнашабыз, җиңел атлетика, гер күтәрү ошый, гаиләбез белән чаңгыда йөрергә дә яратабыз, - ди Петр.

Чирмешәннән Бәдретдиновлар спорт бәйгеләрендә беренче генә катнашулары булса да, икенче урынны яуладылар. Чирмешән лицеенда укучы уллары Рамил белән Әмир дә җиңү өчен күп көч куйдылар.

-Монда безгә бик ошады, кәефләр күтәрелеп китте, спорт сөюче күпме гаилә белән таныштык, - диләр Марат белән Рәмзия.

Өченче урынны Шешминкадан Зубовлар алды. Җиңүче гаиләләргә кубоклар, Дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Катнашучылар арасында аерым спорт төрләре буенча да алдынгылар билгеләнде, алар Грамоталарга ия булдылар, диелгән район хәбәрендә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.