Җәмгыять

Мөслим халкы Җиңү һәм хезмәт даны мемориаль-комплексын ремонтлау турында фикер алышты

Проект әзер булгач, янәдән халык тыңлауларына чыгарылачак.
13.03 23:00

(Мөслим, 13 март, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдәге Җиңү һәм хезмәт даны мемориаль-комплексы 2003 елда төзелгән иде. Быел аңа капиталь ремонт-реконструкция үткәрү планлаштырыла. “Мизгел” яшьләр үзәгендә үткән халык тыңлауларында Мөслим халкы шул хакта фикер алышты, дип яза җирле басма.

Фикер алышуга район башлыгы Рамил Муллин юнәлеш бирде:

– Җиңү һәм хезмәт даны мемориал-комплексы беренче чиратта тәрбияви булырга тиеш. Балалар, мәктәп укучылары биредә тарихка бәйле күпмедер мәгълүмат тупларлык, сабак ала алырлык булсын. Янәшәдә Бөек Ватан сугышы темасын яктыртучы музей да булачак. Музей белән мемориал-комплекс бер максатка хезмәт итәргә, бербөтен булырга тиеш, дип уйлыйм.

Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, мемориаль-комплексның бүгенге торышына аңлатма биреп, төзекләндерү процессында булырга мөмкин проблемалар хакында искәртте.

Шәхси эшмәкәр Ринат Иманаев музейда Бөек Ватан сугышын гына түгел, ә Пугачев күтәрелешен, крестьяннар сугышын, фин сугышын һ.б. да яктыртырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта ул сугышның куркыныч, канкойгыч мизгелләрен сурәтләргә кирәк, дигән фикердә.

Район иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов: “Мөслим районы территориясендә сугыш үтмәгән. Шулай булгач, мемориаль-комплекстагы сугыш техникасын, бәлки, алыргадыр?” дигән фикер җиткерде. Ул танкларны Мөслимгә керү юлына – гимназия каршына куярга тәкъдим итте. Танкларның мәктәп каршында торуы балаларга техниканы өйрәнү мөмкинлеген бирәчәк!

Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов музейны кирпеч белән тышларга тәкъдим итте. Бу очракта музей белән мемориаль-комплекс бер типта булачак. Музейның арткы ягына барельеф ясарга була. “Сугышта һәлак булганнар исемлеген туган ягына кайтып вафат булганнарның исем-фамилияләре белән тулыландырырга кирәк”, – ди И.Низамов.

Әфганчы Ирек Камалов әфганчылар истәлегенә куелган стеллада исемнәрне төзәтүне сорады. Берочтан әфган җиреннән кайтып вафат булганнарның исемнәрен дә өстәргә тәкъдим итте.

Язучы Фоат Садриев мемориаль-комплекстан сугыш техникасын алу ягында түгел. “Танкларны Мөслимгә керү юлына куеп, кешене пушка белән каршы алып булмый бит инде”,-диде ул.

Рәссам Илшат Ибраһимов та стелланың арткы ягын архитектура формасында тарихи итеп ясауны хуплады: “Музей каршында гади ат арбасы тора. Тик матур бит!”
Мемориаль-комплексның коймасын алу-алмау буенча фикер алышу озакка сузылды. Рөстәм Шәрипов койма булырга тиеш, дип саный: “Мемориаль-комплекс аша кеше аркылыга-буйга йөрергә тиеш түгел”. Музейны Р.ШәриповМамаев курган тибында эшләргә тәкъдим итә.

Ильяс Зиннуров койманы үзәк урам ягыннан гына калдырырга киңәш итә. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов: “Койма кеше кермәсен өчен кирәк. Ә мемориаль-комплекста болай да кеше йөрми”, дигән фикердә. “Стеллалардагы исем-фамилияләр балаларга бернәрсә дә бирми. Сугыш турында мәгълүмат булырга тиеш”, – ди ул.

Мемориаль-комплекска чаңгы юлы кирәк, агачларны кисәргә дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде. Моңа каршы: “Без һаман да ял итү урыны эзлибез. Һәйкәлләр янында күңел ачмыйлар. Бу – искә алу урыны!” – диде Моряк Йосыпов һәм тагын бер тәкъдим кертте: “Биредә беткән авыллар тарихын чагылдырырга иде.” Әлеге фикерне куәтләүчеләр дә булды. “Мизгел” яшьләр үзәгеннән Лилия Морзахановабалаларның мемориаль-комплекстагы чәчәкләрне өзүен, кичке якта биредә яшьләрнең җыелуын билгеләп үтте.

Сөйләшү барышында яңа фикерләр туа торды. Ринат Иманаевсугышның иң масштаблы вакыйгаларын еллар бүленешендә тасвирларга тәкъдим итә. Аның фикеренчә, 1941 елны Брест крепостен алуга бәйләп сурәтләргә була. Әфганчы Рамил Ризванов шартламаган снаряд сурәтләргә тәкъдим итә. Бу –сугышларның әле һаман да баруынаишарә булачак.

Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров мемориаль-комплекста каргаларның күп булуын искәртте. Әлеге кошлар, бердән, мемориал-комплексны пычрата, икенчедән, шомлы, ямьсез. И.Яббаров чыннан да актуаль булган тагын бер мәсьәләне күтәрде: мәңгелек ут янында постта торучы егет-кызлар ышыклану урыны – кабинкалар ясарга кирәк. “Мәңгелек утны кабызуны да җайлырак итәргә иде”, ди ул. И.Яббаров тагын бер кызыклы тәкъдим кертте. Мемориаль-комплекска кергәндә районнан сугышка иң беренче булып китүчеләр исемлеген бирергә була. Чыгу юлында, бәлки, иң соңгы кайтучыларны күрсәтергәдер.

“Төрле фикерләр яңгырады. Мемориаль-комплексны төзекләндерү проектын эшләгәндә аларның һәрберсе исәпкә алыначак. Төп концепция – хәтерне саклау, азатлыкның нинди югалтулар бәрабәренә яулап алынуын буыннарга җиткерү”, – диде район башлыгы, фикер алышуны йомгаклап.

Проект әзер булгач, янәдән халык тыңлауларына чыгарылачак. Аңа кадәр фикерләрегезне Мөслим матбугат үзәгенә юллый аласыз, диелгән район хәбәрендә.
Римма Афзалова.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

25 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Миңнеханов Медведевка Татарстанның икътисади казанышлары турында сөйләде, Айрат Сибагатуллин ТНВ каналының коллективына тәкъдим ителде.

Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була

Татар дəүлəт филармониясе янындагы паркта Александр Ключарёв, Айрат Арсланов һəм Фуат Мансуров истəлегенə чыршылар утыртылды.

Галимҗан Гыйльманов: "Әдәби марафон" язучы өчен иң хәтәр тәнкыйтьче була ала

“Әдәби марафон” финалистларын бүләкләү кичәсендә язучылар үзләренең укучыларга мохтаҗ булуларына басым ясады.

“Әдәби марафон” бәйгесенең өченче финалына үтүчеләрнең 99 проценты хатын-кыз

Финалга үткән 82 кеше арасындагы бердәнбер ир-ат - бәйгене оештыручы Раил Гатауллин.