Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашты

Татарстан Президенты авыруларны профилактикалауга, хезмәт күрсәтү культурасына, сәламәт яшәүне пропагандалауга аеруча игътибар итәргә өндәде.
13.03 08:11

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда элеккеге хәрби госпиталь бинасында ачылган КФУның укыту-лаборатория кампусында булды. Биредә ул сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өч бина Казанның Карл Маркс урамында урнашкан. Хәзер әлеге биналарда КФУ ның Фундаменталь медицина һәм биология институты бүлекчәләре урнаша, аларны ике блокка күлеп була - мәгариф һәм фәнни-тикшеренү. Югары уку йорты студентлары яңа аудиторияләрдә һзм эсперименталь операция бүлмәләрендә шөгыльләнәчәкләр.

Корпусларның берсендә «Wet Lab» эсперименталь медицина буенча укыту-фәнни үзәге урнашкан. Биредә хайваннарга операцияләр ясау бүлмәләре, медицина юнәлешләре буенча вузны тәмамлаучыларны аккредитацияләү станцияләре бар.

"Электән әлеге биналар 1842 елда госпиталь буларак төзелгән. Алар медицинага хезмәт итәчәкләр. Аерым бер юнәлеш сакланды. Объект яхшы сыйфатлы төзекләндерелгән һәм сафка кертелгән. Урнашуы да, тарихи эчтәлеге дә - барысы да исәпкә алынган. Минемчә, бу бик әйбәт проект. Без коллектив белән күп кат очраштык. Район сессияләре уздырдык", - диде сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, 2018 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә дәүләт федераль бюджеттан, узган елдагыларга караганда, күбрәк акча бүлеп бирәчәк.

Соңгы алты елда Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен зур күләмдә төзекләндерү эше алып барылды. Шул чорда республикада 2260тан артык медицина объекты төзекләндерелде һәм җиһазландырылды.

"Кешеләр хакимиятне бер бөтен буларак бәяли. Халык таләпләре һәм өмете сигнал бирә, бөтен җирдә дә безнең эш төгәл һәм бердә алып барылмый. Медицина белеме системасы бар, сәламәтлек саклау системасы бар - алар бергә эшләргә тиеш. Бүгенгә төп бурыч - материаль-техник базаны тәэмин итү, медицина хезмәтенең тәэмин ителеше һәм сыйфаты", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты авыруларны профилактикалауга, дәваланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аеруча игътибар итәргә өндәде.

Госпиталь биналарын тулысынча төзекләндерүгә һәм җиһазлауга 397,8 млн. сум акча сарыф ителде - КФУ ның бюджеттан тыш акча чаралары, субсидияләр һәм «Связьинвестнефтехим»ның хәйрия акчалары.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр

Россия һәм Уругвай спорт министрлары Самарада бүләкләр биреште.

25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2018 елда Татарстан бюджетын арттыру проекты имзаланды, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе гаризалар кабул итә, Уругвай футболда Россияне җиңде.

Рөстәм Миңнеханов 2018 елга Татарстан бюджетын 15,7 млрд сумга арттыру проектын имзалады

2018 елга бюджет кереме - 225 млрд сум, чыгымнар — 243 млрд сумны тәшкил итәчәк, дефицит 18,7 млрд сум булачак.

Уругвай 2030 елда чемпионат уздыру хокукы өчен көрәштә Россия ярдәменә өметләнә - Касерес

Уругвай дөнья чемпионатының 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков

Татарстан Экология министры Казанда сулыкларның да сыйфаты контрольдә булуын белдерде.