Дин

Баулыда “Гали” мәчетендә хәйрия ярминкәсе үтте

Ярминкәдән кергән акчалар мәчет төзелешенә юнәлтеләчәк.
13.03 09:51

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Баулыда “Гали” мәчетендә хәйрия ярминкәсе үткән. Бинага керүчеләрне татар халкының борынгы көнкүреш кирәк-яраклары - кулдан чигелгән сөлгеләр, сәке япмалары, ашъяулыклар һәм башка ысуллар белән ясалган күргәзмә һәм хуҗабикәләрнең уңганлыгын чагылдырган, авыздан сулар китергән тәм-томнар куелган өстәлләр каршы алган. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Мәчеттә шундый гадәти булмаган чара үткәрергә уйладык. Моны мәчеткә йөрүче апаларыбыз бертавыштан күтәреп алдылар, – дип сөйләгән Баулының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Күргәзмәдәге борынгы әйберләр – үткәнебезне искә төшереп соклану өчен. Ә гүзәл затларыбызның кул эшләнмәләре җомга намазына килүчеләргә сатылачак. Бүгенге ярминкәдән кергән акчалар мәчет төзелешенә юнәлтелә."

"Бик матур көн бүген мәчетебездә, – дип әйткән Әнисә апа Биктимерова. – Җомга намазына килүчеләр сатып алса яхшы, кереме саваплы эшкә китәсе бит. Бүген алар өчен чәй табыны да әзерләп куйдык. Мин махсус каз ите белән пешерелгән шулпага балтырган салдым, кабак токмачы кисеп пешердем. Бик тәмле аш ул. Бүген кардәшләребезне шуның белән сыйлыйбыз".

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу көнне мәчеткә йөздән артык кеше килгән, һәрберсе нәрсә дә булса сатып алырга тырышкан. Нәтиҗәдә 9 мең тирәсе акча жыелдган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик"ны җиңде

24 сентябрьдә “Ак Барс” Казандагы “Татнефть-Арена" бозында “Себер” командасын кабул итәчәк.

Татарстанда бәрәңге уңышының яртысы җыеп алынган

Республикада халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми, диде Марат Әхмәтов.

Тукай музеенда XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелек турында сөйләштеләр

Бүген “Иске Татар бистәсендәге тайпылышлар: эчкечелек белән көрәш” темасына багышланган чираттагы “Тарихи бранч” узды.

21 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде, интернетта Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына флешмоб башланды.