Мәдәният

Уфада Галимҗан Ибраһимов мирасына багышланган чара була

Конференциядә язучының күпкырлы мирасын өйрәнү белән шөгыльләнүче, теле белеме, мәгариф, әдәбият һәм тарих өлкәсендәге белгечләр, галимнәр катнаша.
13.03 10:30

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). 24 мартта Уфада,  Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан, «Галимҗан Ибраһимов мирасы» дигән фәнни-гамәли конференция узачак. Чара язучы, галим, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Россия федерализмының чишмә башында торган һәм ике республика – Башкортстан һәм Татарстанның оешуына гаять зур өлеш керткән Галимҗан Ибраһимов мирасына багышлана. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итә.

Уфага мәшһүр язучының күпкырлы мирасын өйрәнү белән шөгыльләнүче, теле белеме, мәгариф, әдәбият һәм тарих өлкәсендәге белгечләр, галимнәр киләчәк. Аерым алганда, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре советы рәисе Вячеслав Пятков, Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгышлары планлаштырылган.

Конференциядә катнашучылар игътибарына «Молния в ночи» (авторы Марат Ибраһимов, режиссеры Мариэтта Шәмсиева) дигән фильм тәкъдим ителәчәк. Авыргазы тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Саимә Әминева Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗатына багышланган музей экспозициясе хакында сөйләячәк.

 

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.