Татар дөньясы

Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе була

23 июньдә Дагыстан авылларында, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округында яшәүче татарлар Сабан туена җыелачак.
13.03 10:57

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Меңьелллык тарихы булган татар милли бәйрәме Сабан туе Дагыстанда беренче тапкыр оештырыла. Махачкалада 23 июньдә булачак бәйрәм турында шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы яза.

Сабан туенда татар милли бәйгеләре, концертлар, көрәш булачак.

Оештыручылар белдергәнчә, Махачкалага бу көннәрдә Дагыстан авылларында, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округында яшәүче татарлар җәмгыятьләре, милли-мәдәни автономия вәкилләре җыелачак.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Президент Татарстан белән Джохор штатының хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур булуын әйтте

Рөстәм Миңнеханов белән Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил очрашуда үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне лицензияләү мәсьәләсен күтәрде

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу мәсьәләнең актуаль булуын, бу уңайдан ата-аналар да, укытучылар да еш мөрәҗәгать итүен әйтте.

Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды

Ринат Закиров Чистайда күчмә утырыш үткәрүне тәкъдим итте.

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк, 2018 ел уңышына нәтиҗә ясалды, Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана.

“Әкият” курчак театрының татар труппасы сентябрьдә ике фестивальдә катнаша

Фестиваль тамашачыга "Су анасы" һәм “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим итә.