Икътисад

Тимур Ногманов: Совет ярдәмендә күп кенә контролерлар бизнеска мөнәсәбәтен үзгәртте

ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча күп кенә контроль-күзәтчелек органнары хокук бозуларны кисәтүгә күчә башлады.
13.03 11:08

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, күп кенә контроль-күзәтчелек органнары бизнеска карата үз мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртте. Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Контроль-күзәтчелек органнары күп кенә эшкуарларга карата үз мөнәсәбәтен үзгәртеп, хокук бозуларны кисәтүгә күчә һәм башка алымнарны куллана башлады. Ягъни алар хокук бозуларны ачыклый, кисәтә, хәтта булыша да, ә аннары штраф салалар һәм җаваплылыкка тарталар. Моны без мөһим адымнарның берсе дип саныйбыз», - диде Ногманов.

Интервью с бизнес-омбудсменом Татарстана Тимуром Нагумановым

«Минем биш ел дәвамында бизнес-омбудсмен булып эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, катлаулы дәүләт структуралары булмый, бары тик аралашу гына җитми. Хәтта элемтәгә керми торган иптәшләрне дә без күп тапкырлар эшкуарлар белән аралашу өчен бер өстәл артына утырттык, төрле очрашулар үткәрдек», - диде бизнес-омбудсмен.

Татарстанда түрәләр кирәгенчә ачык та, адекват та була ала. Әгәр кем беләндер проблемалар килеп туа икән, совет белгечләре аның белән алга таба да эшләвен дәвам итә, дип сүзен йомгаклады Тимур Ногманов. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.