Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» күргәзмәсен ачуда катнашты

Чарада Фәрит Мөхәммәтшин, Алексей Песошин, Альберт Кәримов булды.
13.03 10:44

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Бүген «Казан ярминкәсе»ндә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» 18 нче халыкара симпозиумы ачылды. Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне ачуда катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмәдә Россиянең 18 төбәгеннән, дөньяның 6 иленнән барысы 132 компания катнаша. Симпозиумның һәм күргәзмәнең эш программасында – энергетиканың нәтиҗәлеген арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендә инновацион хәл ителешләргә багышланган фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, экспертлар секцияләре һәм семинарлар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күргәзмә энергияне сак тоту мәсьәләләре буенча фикер алышуның һәм тармакның иң яңа технологияләре белән танышуның нәтиҗәле мәйданчыгына әверелде. Ул күргәзмәдә катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм мондый чаралар энергияне сак тоту өлкәсен киләчәктә дә үстерергә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.

Биредә «Энергиянең нәтиҗәлелеге җайланмалары һәм технологияләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Дипломнарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар күргәзмә экспозициясе белән танышты.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде

Россия җыелмасы тарихта беренче тапкыр вакытыннан алда финалның 1/8 этабына чыкты.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.