Җәмгыять

Татарстанда эшче яшьләрнең беренче конгрессы узды

Беренче тапкыр оештырылган конгресста республиканың төрле муниципаль районнарыннан 300 делегат катнашты.
13.03 11:38

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 9-11 мартта “Зөя таулары” ял базасында эшче яшьләрнең беренче республика конгрессы үтте. Ул “Татарстанның киләчәген бергәләп төзибез” девизы астында узган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан студентлар хезмәт отрядлары үзәгенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Зилә Гыймазова хәбәр итте.

Конгресс уздыру инициативасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте хуплаган. Беренче конгрессны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге, ТР оешма һәм предприятие яшьләре союзы оештырган. 

"Конгрессның максаты яшь белгечләрне төрле идея, проектлар эшләү һәм гамәлгә кую эшенә җәлеп итү, киләчәктә әлеге проектларның үсешен тәэмин итү иде. Конгресста республиканың төрле муниципаль районнарыннан 300 делегат катнашты. Алар арасында белем бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре, журналистлар, экология, социаль өлкә, урман хуҗалыгында хезмәт куючы яшьләр бар иде. Алар үзләренең идеяләре, проектлары турында сөйләде, тәҗрибә уртаклашты. Эшче яшьләр тәкъдим иткән проектлар, үзләренең һөнәри эшчәнлек яссылыгында район, шәһәр, тулаем республика үсешен тәэмин итүгә корылган", - диде белгеч.

Конгресста катнашучы яшьләр өч этап узган: гаризалар бирү, сайлап алу һәм төп этап. Проектлары кызыклы дип табылган, республика үсешенә өлеш кертә алырдай яшьләр 9-11 мартта төп этапка җыелган.

Өч көн дәвам иткән конгресс кысаларында катнашучылар белем бирүче сессияләрдә булган, күренекле җәмәгать, сәясәт эшлеклеләре белән очрашкан. Шулай ук укулар мәдәни-күңел ачу чаралары белән чиратлаштырып алып барылган.

“Конгрессның төп спикерлары булып, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев һәм Ольга Павлова, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, урман хуҗалыгы һәм сәламәтлек саклау министрлары урынбасарлары, театр артистлары, социаль челтәр блогерлары чыгыш ясады. Конгресс эшчәнлеген йомгаклап, актив катнашучылар оештыручы һәм парнертларның махсус бүләкләренә лаек булды. Конгрессның читтән торып узган этабын үтеп, төп этапта яклау тапкан проек авторлары экспертлар тарафыннан проектларын тагын яхшырту өчен киңәшләр алды. Җиңгән проектлар, авторлар рөхсәте белән, үз өлкәләренә караган министрлыкларга җибәреләчәк ”, - диде Зилә Гыймазова.

Конгресс кысаларында, җиде эш иң уңышлысы дип табылган. Алар урман хуҗалыгы, массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль өлкә, мәдәният һәм сәнгать, сәламәтлек саклау, физик культура һәм яшьләр сәясәте, белем бирү юнәлешләренә караган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак

Рөстәм Миңнеханов, Малайзиягә эш сәфәрен тәмамлап, Сингапур Республикасына килде.

Илшат Әминов татар теленнән дәреслекләрне лицензияләү мәсьәләсен күтәрде

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу мәсьәләнең актуаль булуын, бу уңайдан ата-аналар да, укытучылар да еш мөрәҗәгать итүен әйтте.

Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды

Ринат Закиров Чистайда күчмә утырыш үткәрүне тәкъдим итте.

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк, 2018 ел уңышына нәтиҗә ясалды, Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана.

“Әкият” курчак театрының татар труппасы сентябрьдә ике фестивальдә катнаша

Фестиваль тамашачыга "Су анасы" һәм “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим итә.