Мәдәният

Татарстан китап нәшрияты басмаларын танылган интернет-кибеттә сата башладылар

Россиядә һәм чит илләрдә татар әдәбиятын киң катламга җиткерү иң мөһим мәсәләләрнең берсе булып кала.
13.03 11:46

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Россиянең эре  онлайн-ритейларының берсе булган Оzon.ru интернет-кибете Татарстан китап нәшрияты китапларын сата башлады. Россиядә һәм чит илләрдә татар әдәбиятын таныту нәшрият өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала, дигән Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Нәшрият җитәкчесе күптән түгел Татарстан китап нәшриятындагы чыккан 22 исемдәге китапның “Лабиринт” һәм “Библио-Глобус” интернет-кибетләрендә дә урнаштырылганын искәрткән.

Оzon.ru сайтында татар тарихы һәм мәдәнияте турында төрле китаплар сатып алып була. Мәсәлән, Нурзия Сергееваның татар декоратив сәнгате турында язылган, татар һәм рус телләрендәге “Тылсымлы бизәк” китабы бар.

Шулай ук Оzon.ru сайтында Розалина Шаһиеваның Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикәнең тууына 500 ел уңаеннан язылган, татар һәм рус телләрендәге “Сөембикә” альбомы сатыла. Әлеге альбомда Сөембикәгә багышланган сурәтләр, татар шагыйрьләренең ханбикә белән бәйле иҗаты һәм фольклор жанр үрнәкләре – бәетләр һәм мөнәҗәтләр тупланган.

Оzon.ru кибетендә Наилә Әлменова-Халитның “Татар архитектура орнаменты” дип аталган иллюстрацияләргә бай альбомы бар. Бу альбомда, яңа материалларга нигезләнеп, татарларның архитектура орнаменты үсешенең кыска тарихы иң беренчеләрдән булып күрсәтелгән. Альбом республикада яшәүче төрле халыкларның фольклор иҗатын - “Татар халкы әкиятләре”, “Диюләрне җиңгән. Татар халык әкиятләре” китапларын берләштерә.

Татар нәшрияты продукциясенең киң масштаблы интернет-мәйданнарда, шулай ук OZON.ru интернет-кибетендә дә булуы, татар әдәбиятына кызыксынучанлык артуга дәлил булып тора, диде ул. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.