Мәдәният

«Үзбәкстан гүзәле-2018» бәйгесендә катнашучылар финалга әзерләнә

Бәйгенең финалы 21 март көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында узачак.
13.03 14:19

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). 8-11 март көннәрендә III «Үзбәкстан гүзәле-2018» матурлык бәйгесендә катнашучылар Болгар шәһәрендә финалга әзерләнде. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүрт көн дәвамында 8 кыз интеллектуаль бәйгеләргә әзерләнде, иҗади номерларын камилләштерде, ораторлык осталыгы буенча күнекмәләрен яхшыртты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурсантлар тамашачылар өчен күп кенә бүләкләр әзерләгән.

Бәйгенең финалы 21 март көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында узачак.

 

 


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.