Җәмгыять

Архитектура десанты Кукмарада булачак үзгәрешләр турында сөйләделәр

Казан осталарын халык кызыксынып тыңлап кына калмады, сораулар да биреп, фикер алышуда катнашты.
13.03 22:00

(Кукмара, 13 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Үткән елда "Архитектура десанты" иҗат остаханәсе архитекторлары шәһәребез халкы белән очрашуларның берсендә үз проектларының концепциясен тәкъдим иткәннән соң, шәһәрдә җәяүлеләр өчен юллар, эскәмияләр, террасалы амфитеатр һәм башкалар барлыкка килде. Бу юнәлештә эшләр дәвам итә, дип яза җирле басма.

Шушы көннәрдә яңартылган район Мәдәният йортында Җиңү Паркының җәмәгать территориясе концепциясе буенча фикер алышу булды, шулай ук ландшафт-экологик төзекләндерү (төзү) үткәрелергә тиешле территорияләрне дә санап үттеләр. Очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев, шулай ук шәһәрнең актив кешеләре катнашты. Казанның "Архитектура остаханәсе" архитекторлары Артем Малыхин һәм Таһир Әхмәтшин Кукмарада булачак үзгәрешләр турында тәфсилләп сөйләделәр.

- Без эшне Җиңү Паркын реконструкцияләүдән башларга, кызыклы проект эшләргә булдык. Аннан соң тарихи һәйкәл булып торган Комаровлар йортына, Ленин урамы һәм Сабантуй мәйданына тотыначакбыз, - дип таныштырды алар киләчәккә планнары белән.

- Бүгенге көндә паркны үзгәртү эшләре бара. Без барлык утыртылган агачларны саклап калырга, геопластик элементлар, интерактив пәрдә, үзенчәлекле номинацияләр кулланырга, кыскасы, гадәти баганалардан баш тартырга ниятлибез, - дип, интерактив тактада сызымнарны күрсәтте Таһир Вәккасов. – Ягъни җәяүлеләр зонасы, җәяүлеләр өчен төзекләндерелгән территория булдырырга, юл схемасын алыштырырга, үзәк урамнан автотранспортны алырга һәм аны тулысынча җәяүлеләр өчен калдырырга исәплибез.

Казан осталарын халык кызыксынып тыңлап кына калмады, сораулар да биреп, фикер алышуда катнашты. Аларның барлык теләкләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алынды.

- Проект үзенең киң колачлы һәм күпкырлы булуы белән таң калдыра. Аны эшләүчеләрнең югары һөнәри осталыгын билгеләп үтәргә телим. Шунысы сөенечле: безнең шәһәрнең үзенчәлекләре һәм төрле яшьтәге халыкның – мәктәп балалары, яшьләрнең һәм гаиләләрнең ихтыяҗлары исәпкә алынган, - ди "Гөрләвек" балалар бакчасы мөдире Зөлфия Гайнетдинова. - Без шәһәрнең нәни халкы белән эшләүче белгечләр буларак, паркта балалар өчен җиһазлар һәм санузеллар булдыру тәкъдимен керттек.

- Мондый гавами тыңлаулар – кирәкле гамәл. Бу, минемчә, төзекләндерү һәм яшелләндерүгә генә кагылмый, - диде "Ленд-Сервис" җәмгыятенең генераль директоры Людмила Костычева. – Әлеге чарада мөһим мәсьәләләр каралды. Мәсәлән, Кукмараны төзекләндерү буенча кая юл тотабыз? Төп карар "автомобиль – кеше" системасы белән бәйле, ягъни юл схемасын үзгәртү, машина белән тулган зоналарны җәяүлеләр өчен азат итү, бушаган урыннарны төзекләндерү. Ашыгыч рәвештә тәртип кертүгә керешергә кирәк. Бар нәрсәдә: йортларның алгы якларында, транспорт челтәрендә, коммуникацияләрдә, җәяүлеләр зоналарында, урам рекламасында төгәл архитектура таләпләренең булмавы сизелә. Алда башкарырлык эшләр күп.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр

Россия һәм Уругвай спорт министрлары Самарада бүләкләр биреште.

25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2018 елда Татарстан бюджетын арттыру проекты имзаланды, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе гаризалар кабул итә, Уругвай футболда Россияне җиңде.

Рөстәм Миңнеханов 2018 елга Татарстан бюджетын 15,7 млрд сумга арттыру проектын имзалады

2018 елга бюджет кереме - 225 млрд сум, чыгымнар — 243 млрд сумны тәшкил итәчәк, дефицит 18,7 млрд сум булачак.

Уругвай 2030 елда чемпионат уздыру хокукы өчен көрәштә Россия ярдәменә өметләнә - Касерес

Уругвай дөнья чемпионатының 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков

Татарстан Экология министры Казанда сулыкларның да сыйфаты контрольдә булуын белдерде.