Фән һәм мәгариф

Мөслим хәзерге заман шартларында укучыларга рухи тәрбия бирү турында сөйләштеләр

Район башлыгы мондый киңәшмәләрне дәвам итү кирәклеге хакында әйтте.
14.03 07:00

(Мөслим, 14 март, "Татар-информ", "Авыл утлары", Гөлнара Хатбуллина). Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында үткән класс җитәкчеләре конференциясендә "Хәзерге заман шартларында укучыларга рухи тәрбия бирү. Тәрбиядә гаилә һәм гореф-гадәтләр роле" темасы һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды, дип яза җирле басма.

Конференциядә район җитәкчелеге, мәктәп директорлары, класс җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган иде. Вестибюльдә методик эшләнмәләр, укучыларның эшләре һәм проектлары күргәзмәсе эшләде. Монда космонавтлар өчен ризык, мопедка әйләндерелгән велосипед, мөселман киеме, сәйлән белән чигелгән эшләр һ. б. бик күп кызыклы әйберләр күрергә мөмкин иде. Район башлыгы Рамил Муллин, бизнес-проект эшләп, сувенир продукциясен сату мөмкинлеге эзләргә кирәклеген әйтте.

Чыгышлар хәзерге заманда өлкәннәрнең балалар белән аз аралашулары турындагы социаль видеороликлар белән аралашып барды. Күпчелек балаларга игътибар, өлкәннәрнең яратуы җитми. Нәтиҗәдә битарафлык, ваемсызлык, виртуаль дөньяга кереп китү теләге барлыкка килә.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов та үз чыгышында шушы проблемаларны яктыртты. Бүгенге көндә район мәктәпләрендә 2139 бала укый, шуларның 628е – әтисез, 51е әнисез үсә. 152 гаиләдә ата-аналар алкоголь белән мавыга. Шушындый гаиләләрдә тәрбияләнүче 258 бала мәктәпкә нинди уйлар белән бара? Алар уку турында уйлыймы? Әллә эләкмәгән иртәнге аш турындамы? Әллә буй җитмәс заманча телефоннар һәм модалы кием турындамы?

Муллыкта яшәүче гаиләләр дә байтак. Әмма әти-әниләрнең балаларына игътибар итәргә вакыты юк. Иң мөһиме – баланың өстен бөтен, тамагын тук итү дип уйлап, без кайвакыт гади нәрсәләр: уртак чаралар, бергәләшеп кинога, шугалакка барулар, гаилә традицияләре турында онытабыз шул.

Бала тәрбияләүдә класс җитәкчеләре һәм мәктәп коллективы әһәмитяле роль уйный. Нәкъ менә укытучылар баланың мәктәпкә нинди халәттә килүен күрәләр, аның ни өчен борчылуын беләләр. Шуңа күрә дә һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк.


Әтиләр берлеге яхшы нәтиҗә бирде. Берлекнең максаты – гаилә элемтәләрен ныгыту. “Тулы көн” проекты укучыларга кызыклы секцияләрдә, түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. “Җырлы-моңлы балачак”, “Театр һәм без”, “Тормыш дәресләре”, “Минем һөнәрем” һәм башка бик күп проектлар балаларның сәләтләрен ачуга, рухи тәрбиягә, һөнәр сайлауга булышлык итә.

– Барлык проектлар да системалы, даими булырга тиеш. Бары тик шул вакытта гына алар нәтиҗәле булачак. Сыйныф җитәкчеләре укучыларның гаиләләрендә булырга, аларның яшәү шартларын белергә тиеш. Еш кына ата-аналар белән аралашу кәрәзле телефоннан сөйләшүгә генә кайтып кала, – диде Рафаэль Демидов.

Лицейдан һәм Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән класс җитәкчеләре Эльвира Хәбибуллина һәм Гөлшан Мәүлиеваата-аналарны мәктәпкә җәлеп итү, системалы рухи тәрбия турында сөйләделәр. Мәгариф ветераны Гөлфия Гәрәева тәрбиядә төп роль уйнаган әни белән әтинең мөнәсәбәтләренең мөһимлеген билгеләп үтте. Ата-ананың бер-берсенә хөрмәт белән каравы, хезмәт тәрбиясе, өлкәннәрне хөрмәтләү, туган телгә, туган якка мәхәббәт, тугрылык, сабырлык – барысы да мөһим. – Үз балалары алдында абруе булмаган ата-ананың җәмгыятьтә дә абруе булмый, – диде Гөлфия Гәрәева. Үрнәк гаилә буларак сәхнәгә Рәисә һәм Фарса Шәймөхәммәтовлар гаиләсе чакырылды.

Район башлыгы да үз чыгышында конференция темасын дәвам итте. Һәр мәктәп үз дөньясында яши. Анда бала тәрбия ала, укый, үсә. Һәр укытучы балаларны бары тик яхшылыкка гына өйрәтә. Әмма эчкечелек, наркоманлык, үз-үзеңә кул салу каян килә? Трансформалаштыру кайчан барлыкка килә соң? Без нәрсәне күз уңыннан ычкындырабыз? Безнең төп проблема – рухи дөньяның бөтенлеге булмауда. Район башлыгы мондый киңәшмәләрне дәвам итү кирәклеге хакында әйтте. Тәрбия ысулларын һәм методикасын булдырырга, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен чакырырга, мәгариф ветераннары тәҗрибәсен җәлеп итәргә кирәк. Район башлыгы социаль роликларны ата-аналар җыелышларында да күрсәтергә тәкъдим итте, хезмәт тәрбиясе, эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү кирәклегенә басым ясады. Район укытучыларына грант бүләкләре системасын оештырырга кушылды.

Киңәшмә ахырында класс җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары һәм укытучыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.