Фән һәм мәгариф

Азнакай муниципаль районы башлыгы олимпиадаларда җиңгән укучыларга грант тапшырды

Олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларга һәм укучыларның әти-әниләренә да район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
14.03 05:00

(Азнакай, 14 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Мәктәп укучылары олимпиадаларының Бөтенроссия төбәк этабында һәм республика этабында җиңүчеләргә Азнакай муниципаль районы башлыгы грантларын тапшыру районда күркәм традициягә әверелде. Быел әлеге бүләккә 24 укучы лаек булды, дип хәбәр итә район газетасы.

– Һәр җиңү – ул җитди эш, тырышлык нәтиҗәсе. Сәләтле балаларны күрә һәм үстерә белгән өчен педагогларга, мондый балалар тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәтлебез. Районыбызга төпле белемле, югары әхлаклы кешеләр кирәк. Киләчәктә илебез алгарышына лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам, – диде Марсель Шәйдуллин.

Төрле фәннәр буенча олимпиадаларның әлеге этапларында районыбыздан 71 укучы катнашкан һәм 24 е призлы урынга (барлыгы 29 урын) ия булган.

Кайбер укучылар берничә фәннән уңышка ирешкән. Мәсәлән, Сарлы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Зөхрә Минаҗева – математика, инглиз һәм татар телләре буенча республика олимпиадалары призеры.

– Дәрестә алган белемнәрем һәм укытучылар белән өстәмә шөгыльләнүләр ярдәм итте, – ди ул.

Зөһрә рәсем ясарга һәм кул эшләренә дә сәләтле. Абыйсы Самат та укыганда олипиадаларда катнашып, призлы урыннар алган.

Быел 4 нче сыйныфлар арасында җиңү яулаучыларның саны да бишәү.

– Миңа математика бик ошый. Олимпиада биремнәре җиңел булмады, әмма чишә алырлык, – ди 7 нче мәктәптән Рәзил Шәрипов.

– Рәзил Бөгелмәдә, Чаллыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган олипиадаларда, Актанышта узган “Без сәләтле, без яшь” интеллектуаль олипиадада да призлы урыннар алды. Аның фикерләү сәләте үзгә, мәсьәләләрне берничә төрле ысул белән чишә, дәрестә актив катнаша. Бу уңышларда әти-әнисенең өлеше зур, без булган талантны үстерәбез генә, – ди укытучысы Гөлшат Хафизова.

Олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларга һәм укучыларның әти-әниләренә да район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

– Районыбызда балаларга төрле яктан үсәр, үз сәләтләрен ачар өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мәктәпләрдә фәнни оешмалар эшли, фәнни-гамәли конференцияләр, халыкара, ил, республика күләмендә күп төрле олимпиадалар уздырыла, белемнәрне күтәрү буенча муниципаль проектлар тормышка ашырыла, лагерьларда профильле сменалар оештырыла. Болар барысы да олимпиадаларда җиңүләргә этәргеч булып тора, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.