Җәмгыять

Чүпрәлеләр иҗтимагый киңлекләр булдыру проекты буенча фикер алыштылар

Архитекторлар тәкъдим ителгән фикерләрнең проектта үз урынын табачагын вәгъдә итте.
14.03 04:00

 (Чүпрәле 14 март, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Татарстанда иҗтимагый киңлекләр булдыру, ягъни әйләнә-тирәне ямьләндерү, парклар, скверлар төзү эше зур шәһәрләрне генә түгел, авылларны да колачлый. Без моны Чүпрәле районы мисалында да күрәбез, дип яза җирле басма.

Үзәк парк, "Дементьев исемендәге" парк белән беррәттән, район үзәгендәге елга-ерынты да чистартды, Амфитеатр бинасы төзелде. Шулай итеп район үзәгенең бер өлешендә җир ишелү процессына чик куелды. Әмма ул елга шактый ук зур күләмдә. Аны матурлауның дәвамы бар һәм архитекторлар тарафыннан бу эшнең проекты да булдырылган.

Архитекторлар, билгеле инде бу эшкә махсус укыган кешеләр һәм алар күбрәк теориядән чыгып эш итә. Ә шунда яшәүче халык район үзәгендәге ерынтыны киләчәктә нинди итеп күрә һәм бу уңайдан нинди тәкъдимнәре бар? Шуларны ачыклау максатында район мәдәният йортында "Экоовраг" дип аталган әлеге ерынтының проекты буенча фикер алышу узды. Анда район предприятие, оешма хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, яшьләр, ветераннар катнашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров:

-Киләчәктә елга-ерынтының нинди булуын бергәләп хәл итү бик мөһим. Төрле фикерләр булырга мөмкин, әмма шулар нигезендә бердәм күзаллау туачак,-ди.

Чынннан да фикер алышу барышында төрле фикерләр яңгырады. Урта һәм яшь буын вәкилләре җәяүле, велосипед һәм роликларда йөрү юллары ясарга кирәклеген белдерде. Өйләнешүчеләр өчен дә аерым бер урын билгеләргә кирәклеге әйтелде. Җәйлеген анда никах теркәү мөмкинлеге дә булсын, диделәр. Яшьләрне, билгеле инде, спорт мәйданчыклары, кафелар кызыксындырды, хәтта тир кирәклеген дә әйттеләр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы ял итү мөмкинлеге тудыру мөһимлеге күтәрелде. Өлкән яшьтәгеләр исә, эшләнгән эшнең бер көнлек кенә булмыйча, әлеге урынның барлык үзенчәлекләрен дә күздә тотып, иң беренче чиратта хезмәтнең җир убылуга каршы алып барылырга тиешлегенә басым ясады. Архитекторлар исә, тәкъдим ителгән фикерләрнең проектта үз урынын табачагын вәгъдә итте. 

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.