Җәмгыять

Теләчедә солдат әниләрен хөрмәтлиләр

“Олимп” яшьләр үзәге быел да солдат әниләренә чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр әзерләгән иде.
14.03 03:00

 (Теләче, 14 март, “Татар - информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Теләчедә солдат әниләре район үзәк китапханәсенә җыйналды. Аларның уллары бүген армия хезмәтендә. Шуңа да бер-берсе белән сөйләшер сүзләре, уртаклашыр фикерләре бар, дип яза җирле басма.

Матур җырлар тыңлаганда моңаеп утырсалар, газиз балаларының солдат хатлары укылганда күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри аналарның. Әнә бит, хатлары да ничек эчтәлекле, сагыну хисләре белән сугарылган. “...Армия бездән чын ир-егет ясый. Бер ел ул күп вакыт түгел, нибары бер көз, бер кыш, бер яз, бер җәй генә. Хәзер үтеп китәр. Безнең өчен кайгырмагыз. Суыкта кияргә җылы киемнәребез, йокларга урыныбыз бар. Үзегезне саклагыз”, - дип яза Наис Шиһапов. Әнисе Сәрия апа: - Хатлары еш килә. Аларны еламыйча укып булмый. Хәрби ант кабул иткәндә янына барып кайттык. Тагын барып күрербез дип торабыз. Бик сагынабыз, - дип, яшьле күзләрен сөртә. – Билгесезлеккә чыгарып җибәрү бик авыр. Беренче көннәрендә бигрәк тә. Тавышлары әз генә калтырап ишетелсә дә, ана өчен борчу инде ул, - ди Рәсүлә Сәхәбиева.

Әйе, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан солдат әниләрен хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. – Бу безнең иң яратып үткәрә торган бәйрәмебез. Уллары армия хезмәтендә булучы әниләр тагын кайчан бергә җыелсын? Ә биредә алар рәхәтләнеп аралаша. Әлегрәк әниләр китапханәгә килеп керүгә елап җибәрә иде, уллары икешәр ел Чечня җирендә хезмәт итте.

Хәзер армияләрдә дә тәртип, шунысы сөендерә, - диде район үзәк китапханәсе җитәкчесе Резеда Дәүлиева. Бу көнне солдат әниләрен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов та тәбрикләп, изге теләкләрен, Ватан алдындагы бурычларын үтәргә әзер булган уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Олимп” яшьләр үзәге быел да солдат әниләренә чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр әзерләгән иде. Чәй табыны артында үткән җанлы аралашу һәркайсының күңеленә хуш килде. Аналар бертавыштан: “Ил-көннәребез тыныч булсын, газизләребез исән-сау әйләнеп кайтсын”, - дип теләде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 - 22 июль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Театрлар җәйге ялда. Изге Болгарда – “Иман моңы” фестивале һәм Казан Кремлендә джаз фестивале була.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дөнья чемпионатына багышланган Гала-концертта булды

Гала-концерт Мәскәүнең Зур академия дәүләт театрында узды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Казан 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшергә мөмкин

"Казанда спорт инфраструктурасы зур үсеш алган, шәһәр үзенчәлекле космополитик үзәк булып тора", - дигән Росия Олимпия комитеты башлыгы.

“Татар-информ” укучылары сорауларына Риэлторлар гильдиясе президенты А.Савельев җавап бирә

Сораулар иртәгә, 17 июль көнне, 10.00-11.00 сәгатьтә кабул ителәчәк.