Мәдәният

Мәскәүдә Гаяз Исхакыйны искә алалар

Мәскәү татарлары әлеге чарага профессор Хатыйп Миңнегуловны да чакырган.
14.03 11:36

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). 15-16 мартта Мәскәүдә язучы, сәясәтче, идеолог Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган юбилей чаралары узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бөек татар әдибен искә алуны Мәскәү татарлары “Штабы” оештыра. Әлеге оешма чакыруы белән Мәскәүгә күренекле татар галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов килә.

15 мартта Хатыйп Миңнегулов Мәскәүнең М.Җәлил исемендәге 1186 мәктәбендә укучылар белән Гаяз Исхакыйга багышланган очрашу уздырачак. 

Шулай ук 15 март кичендә “Штаб”та  “Татарны инкыйраздан (бетүдән) ничек коткарырга?” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелә. Анда галим Хатыйп Миңнегулов татарны бетүдән саклау юлларын әйтәчәк.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.