Мәдәният

Казанда Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе була

Камал театрының Зур сәхнәсендәге кичә Россиянең һәм Татарстанның халык артистының олы юбилеена багышлана.
14.03 13:04

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Камал театрының Зур сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның 80 яшьлек юбилей кичәсен оештырлар. Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актрисаның иҗатташ дусларыннан котлаулар булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Кичәнең сценарий авторы Илтөзәр Мө­хәмм­әт­га­ли­ев, режиссеры – Радик Бариев.  

Юбилей 9 апрельдә була. Башлана: 19.00 сәгатьтә.

Белешмә өчен: Равил Шәрәфиев - Та­тарс­тан­ның М.Җә­лил исе­мен­дә­ге бүләге лау­ре­а­ты (1978), Татарстанның һәм Россиянең халык артисты (1978, 1988), Та­тарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты (1992).

1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны Олы Сол­тан авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­нең Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лагач, Та­тар ака­де­мия те­ат­ры­нда эшли башлый.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик"ны җиңде

24 сентябрьдә “Ак Барс” Казандагы “Татнефть-Арена" бозында “Себер” командасын кабул итәчәк.

Татарстанда бәрәңге уңышының яртысы җыеп алынган

Республикада халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми, диде Марат Әхмәтов.

Тукай музеенда XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелек турында сөйләштеләр

Бүген “Иске Татар бистәсендәге тайпылышлар: эчкечелек белән көрәш” темасына багышланган чираттагы “Тарихи бранч” узды.

21 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде, интернетта Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына флешмоб башланды.