Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе делегациясе белән очрашты

Марат Кабаев оешманың Казанда вәкиллеген ачырга теләвен дә белдерде, Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады.
14.03 14:25

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты Марат Кабаев җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрне кору буенча зур эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов  2014 елдан РФ Президенты кушуы буенча ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, оешмага 32 илдән 50дән артык эксперт керә.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, тагын бер нәтиҗәле мәйданчык - «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» халыкар икътисади саммиты, быел ул унынчы мәртәбә узачак. «Минемчә, саммит идеясе сезнең идеологиягә охшаган. Икътисади блоктан гайре, без хәләл тормыш рәвешенең кайбер принципларын әйтеп китәсебез килә. Бу – туризм, фармацевтика, парфюмерия, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка юнәлешләр», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ислам финансларын үстерү өлешендә һәм хәләл өлкәдә яңа рәвешләр табарга һәм көчләрне берләштерергә тәкъдим итте. «Килешү турында уйлашырга кирәк, юл картасы төзергә. Безгә янәшә барырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Марат Кабаев Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе эшчәнлеге турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Ассоциация дөньяның төрле илләрендә үз вәкиллекләрен ача. Шул исәптән Төркиядә, Казахстанда, Азәрбәйҗанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда.

Шулай ук Марат Кабаев оешманың Казанда вәкиллеген ачырга теләвен дә белдерде. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин да катнашты.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.