Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Экология проблемалары волонтерларның игътибар үзәгендә булырга тиеш

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда волонтерлыкка зур игътибар бирелүен билгеләп узды.
14.03 17:46

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин экология белән бәйле проблемалар волонтерларның игътибар үзәгендә булырга тиешлеген белдерде. Бүген парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында үзиреклеләр хәрәкәте турында сөйләштеләр. Чарада яшьләр волонтер оешмалары вәкилләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин 2018 елның Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан илдә волонтерлар елы буларак игълан ителүен искәртте. Татарстанда бу юнәлешкә зур игътибар бирелүен билгеләп узды.

Фәрит Мөхәммәтшин һәр профильле комитет каршында экспертлар берләшмәсе оештырылуын, аларның закон проектлары буенча экспертизаларда, фикер алышуларда, законнарны кабул иткәндә катнашуларын әйтте. Моннан тыш, “Законнарны бергә язабыз” (“Пишем законы вместе”) проекты тормышка ашырылуын билгеләп үтте. “Без нинди законнарга төгәлләштерү, өстәмәләр кирәклеген ишетергә телибез”, - дип Фәрит Мөхәммәтшин бер ай эчендә халыктан дистәләгән тәкъдим килгәнен хәбәр итте.

Парламент рәисе 2018 елның 1 маеннан Россия Федерациясенең волонтерлык һәм үзиреклеләр мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында федераль законның үз көченә керәчәген әйтте. “Документ волонтерлык һәм үзиреклелек төшенчәләрен тигезли, волонтер оешмалары статусын билгели”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул волонтерлык хәрәкәтенең зур потенциалга ия булуын билгеләп узды. “Беренчедән, бу яшьләр өчен зур мәктәп. Алар безнең республикадагы оешмага мөрәҗәгать итеп, ниндидер проблемалар хәл ителүенә кушыла, өлкән яшьтәгеләргә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек күрсәтә. Экологик, спорт волонтерлыгы бар. Урман, табигать яратучылар бар. Бу өлкәдә эшлисе эш күләме зур. Казан, студентлар башкаласы буларак, республикада бу мәсьәләдә алдынгы урында тора”, - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин илдә, аерым алганда, Татарстанда да экология мәсьәләсе белән бәйле сораулар шактый булуын әйтте. Алар җентекләп якыннан өйрәнүне сорый, дигән фикердә ул. Дәүләт Советы рәисе Россия Федерациясенең чүп эшкәртү мәсьәләсендә артта калганын, нәтиҗәдә, чүплекләр, законсыз чүп өемнәре һаман да калкып чыгуын билгеләп узды. “Болар экологияне, әйләнә-тирә мохитне пычрата. Бу проблема волонтерлар хәрәкәтенең игътибар үзәгендә дә булырга тиеш”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин берничә утырыш үткәрелгәннән соң, федераль үзәктән Идел елгасы территориясен чистарту өчен акча бүлеп бирү карары кабул ителгәнен билгеләп үтте. Ул, производстволар күп булганлыктан, Татарстанның Идел суын шактый пычратуын әйтте. “Елга флорасы, үсемлекләре дә зыян күрә, алар ярлылана. Без бу хакта киләчәк буыннар хакына уйланырга тиеш”, - диде парламент башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасы вакытында волонтерларның актив эшләгәнен искәртте. Сочидагы Олимпия уеннарын үткәргәндә дә, волонтерлар үзләреннән актив өлеш керткәнен әйтте. Быел футбол буенча дөнья чемпионатында да волонтерлардан фидакарь хезмәт соралуын билгеләп үтте. Киләсе елга Татарстанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты узачагын искә төшерде.

“Волонтерлардан, үзиреклекләр вәкилләреннән башка бу чараларны шулай югары дәрәҗәдә уздыра алмаячакбыз. Без инициативалы, битараф булмаган яшьләрне һәрвакыт хуплаячакбыз, аларга теләктәшлек күрсәтәчәкбез”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин 2014 елда Татарстанда 42 мең 560 волонтер исәпләнсә, 2017 елда аларның саны 46 мең 940 га кадәр артканын әйтте.

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков республикада үткәрелә торган экологик чараларда 1 миллионнан артык кеше катнашуын әйтте.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстанда мәктәп урманчылыкларын торгызуга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Республикада 80 нән артык шундый берләшмә гамәлдә, аларда 2 меңнән артык бала шөгыльләнә. Министр урманнарны кисүдән һәм агач материалының закон әйләнешен кисәтү максатыннан, сәүдә челтәрләрендә һәм төзелеш базарларында агач материаллары сатып алганда, “ЛесЕГАИС системасы эшләнгәнен әйтте. “Агач сату буенча килешүләр рәсмиләштерелгәнен тикшереп, кеше ачык мәгълүматларда законсыз килешүләрдә катнашучыны ачыклый һәм ЛесЕГАИС сайтында мәгълүмат калдыра ала”, - дип белдерде Равил Кузюров.

Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин үзирлеклеләр хәрәкәтенә күбрәк кешене җәлеп итүнең чараларын күрергә кирәк, дип саный. “Без кызыклы тәкъдимнәр кертә алыр идек дип уйлыйм. Әйтик, үзиреклеләр хәрәкәтендә актив катнашучы яшьләргә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә өстәмә баллар биреп булыр иде. Әгәр медицина институтларының база мәктәпләре саналган профильле мәктәпләрдә белем алучылар өлкәннәргә, инвалидларга ярдәм итү буенча волонтерлык хәрәкәтендә катнаша икән, нигә әле аларга медицина институтына кергәндә өстәмә бал бирелмәскә тиеш?" - ди ул.

Комитет рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, үзиреклеләр хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләр бар, аларны бары тик дөрес итеп шушы эшкә кертеп җибәрергә генә кирәк.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик"ны җиңде

24 сентябрьдә “Ак Барс” Казандагы “Татнефть-Арена" бозында “Себер” командасын кабул итәчәк.

Татарстанда бәрәңге уңышының яртысы җыеп алынган

Республикада халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми, диде Марат Әхмәтов.

Тукай музеенда XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелек турында сөйләштеләр

Бүген “Иске Татар бистәсендәге тайпылышлар: эчкечелек белән көрәш” темасына багышланган чираттагы “Тарихи бранч” узды.

21 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде, интернетта Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына флешмоб башланды.