Сәясәт

Илшат Әминов закон проекты авторларының туган телләргә хөкем чыгарганын әйтте

"Дәшми калу мөмкин булмаган, дәшмәү теләктәшлек итү, килешүгә тәңгәл очраклар була", - диде депутат.
25.04 17:09

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов фикеренчә, Дәүләт Думасы депутатлары закон проекты белән туган телләргә хөкем чыгарган. Бу фикерен ул бүген туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проекты буенча фикер алышу барышында җиткерде.

Илшат Әминов, дәүләт телләрен өйрәнү проблемасының бар кешегә дә, шул исәптән, депутатларга да хаталары һәм кимчелекләрен күрсәткәнен таныды. «Яшерен-батырын түгел, без эленке-салынкы йөреп, дәүләт телләрен ныгыту, аларны үстерү әһәмиятен аңлату белән җитәрлек шөгыльләнмәдек. Тарихтан сабак безгә аз булган дигән сүз. Без СССР һәм 90нчы елларны оныттык. Без күп милләтле дәүләттә тормыш тигезлеге дигән төшенчәне оныттык: тел плюс мәдәният үзара хөрмәт һәм үзара аңлашуга тәңгәл», - дип Илшат Әминов Россиядә рус теле милләтара аралашу, бөек мәдәни тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнелүен билгеләп узды. «Россиянең күпчелек халыклары өчен ул туган тел булып санала. Милли республикаларда яшәүче халыклар икенче дәүләт телен хөрмәт һәм аңлау йөзеннән өйрәнә. Без татар, башкорт, чечен һәм башка телләрне өйрәнү җиңел булмавын яхшы аңлыйбыз, әмма Россияне бүтәнчә бөек ил итеп булмый», - диде.

Илшат Әминов рус халкының бөек миссиясе, төрле милләт кешеләрен берләштерү һәм ватаныбыз чәчәк ату хакына халыклар бердәмлеген ныгыту булуын билгеләп үтте. «Кешеләр бу миссияне аңларга тиеш. Республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләсе – телим яки теләмим, ошый-ошамый, тәмле-тәмсез режимында хәл итеп була торган көндәлек мәсьәлә түгел», - диде.

Депутат Россия гимнында халыкларның гасырлар буе килгән берлеге турында сүз баруын, бу берлекне үзара хөрмәткә нигезләнеп кенә төзеп булуын әйтте. «Бу җимереп булмаслык иң яхшы фундамент. Бердәм Россия җәмгыятен Россия халыкларының мәдәниятләренең үзара аңлашуы аша гына булдырырга мөмкин. Россия халыклары телләрен тирәннән өйрәнеп, без Россия дәүләтен ныгытабыз», - диде.

Әминов моңа кадәр Татарстанда тел проблемасын кискенләштермәү өчен тырышлык куелуын билгеләп узды. «Барысы да бу мәсьәләне тыныч кына, ипләп кенә хәл итәргә теләде. Әмма инде дәшми калу мөмкин булмаган, дәшмәү теләктәшлек итү, килешүгә тәңгәл очраклар була. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты? Безне ишетмәделәр. Бертөркем Дәүләт Думасы депутатлары телләрне өйрәнүне факультатив дәрәҗәдә калдыру буенча яшерен генә закон проектын керткән. Моны алар явыз нияттән түгел, уйлап бетермичә генә шулай туган телләргә хөкем чыгарганнар, дип уйларга гына кала», - дип белдерде Илшат Әминов.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.

Туристларга Казанда милли сәнгать белән танышу кызыклы - Гөлчәчәк Нәҗипова

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан музейлары программасына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Айдар Галимов: Туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара

“Без, кызганычка каршы, барыбыз да шуңа өлеш кертәбез”, - ди җырчы.

Россия Көрәш федерациясе аккредитациясен 2020 елга кадәр озайттылар

Мәскәүдә Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.